Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов төбәктәге татар эшмәкәрләренә кооператив үзәк оештырырга тәкъдим итте


Татар эшмәкәрләре җыены
Татар эшмәкәрләре җыены

Татарстан президенты Русия төбәкләре авыллары эшмәкәрләре кооператив үзәге булдырырга кирәк дип саный. Ул проблемнарны хәл итә торган орган булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан президенты VIII Русия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашты. Күп кенә делегатлар читкә продукция сатуның кыенлашуын әйтте. Рөстәм Миңнеханов аерым үзәк булдырып, бу эшне җайларга кушты. Әлеге йөкләмәне ул Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка җиткерде.

"Кооперативлар төзүне республикада башладык. Бәлки безгә авыл хуҗалыгы министрлыгында бер үзәк ясаргадыр. Эшмәкәрләр белән аралашып. Татар конгрессы аны алып бара алмас. Анда эшлекле кешеләр кирәк. Нинди продукция бар? Кайда сатыла? Хәзер федераль челтәрләр бар. Анда бу продукцияне ничек кертергә? Елга бер генә очрашу түгел, бу проблемнарны җыеп хәл итә торган органны булдырырга кирәк дип саныйм", диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент шулай ук хәләл продукцияләр сатуны көчәйтү мөмкинлеген карарга кирәк ди.

"Гөрләтеп яшәп ятасыз. Бездә булган ярдәм булмаса да, матур итеп эшләп ятасыз. Сезнең белән аралашу безгә зур этәргеч бирә. Сезне күргәннән соң, начар эшлибез дип үземә бәя куям. Сезгә рәхмәт. Сез килгәннән соң күңелдә үзгәреш була", диде Миңнеханов.

"Без авыл аша милләтебезне саклап калабыз. Шәһәрдә милләтне саклау бик авыр. Әгәр дә сез кесәсендә бераз акчасы булган эшмәкәр икән, авыл өчен дә ярдәм күрсәтә аласыз", диде президент.

XS
SM
MD
LG