Accessibility links

Уфада Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы утырышы узачак


Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы 2018 елның 17 маенда Казанда узган утырышы
Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы 2018 елның 17 маенда Казанда узган утырышы

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы 25-28 мартта Башкортстанда күчмә утырыш уздырачак.

Чарада шура рәисе Михаил Федотов, рәис урынбасары Евгений Бобров, даими комиссияләр җитәкчеләре Наталия Евдокоимова, Сергей Цыпленков, Андрей Бабушкин, шура әгъзалары Игорь Борисов, Екатерина Винокурова, Светлана Маковецкая һәм башкалар катнашачак диелә.

Көн тәртибендә хокук яклау һәм башка иҗтимагый оешма вәкилләре, республиканың Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, Башкорстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров белән очрашу да каралган. Моннан тыш, "БМОда Халыкара асаба халыклар телләре елы: Башкортстан тәҗрибәсе" дип аталган түгәрәк өстәл утырышы да оештырылачак. Кеше хокуклары шурасы вәкилләре Сибайга да барыр дип көтелә.

Шура әгъзалары халыкны кабул итү дә оештырачак. Ул 26 мартта Уфадагы "Торатау" конгресс һоллына узачак. Аңа алдан язылырга кирәк дип искәртелә.

XS
SM
MD
LG