Русиянең Иркутски өлкәсендә урнашкан Усть-Илимски шәһәре мэрын сайлауда ЛДПР әгъзасы, 28 яшьлек хуҗабикә Анна Щекина җиңде. Бу хактагы мәгълүмат җирле сайлау комиссиясе сайтына урнаштырылган.
Якшәмбе узган сайлауда Анна Щекинага сайлаучыларның 44 проценты тавыш биргән. Икенче урында "Бердәм Русия" вәкиле Сергей Зацепин. Ул 37 процент тавыш җыйган. "Города России" фиркасе намзәте Екатерина Сазонова һәм "Гадел Русия" тәкъдим иткән Ирина Кондратьева ике һәм алты процент җыйган.
Сайлау бүлгеләренә сайлауда катнашу хокукы булган халыкның 33 проценты килгән. Һәр унынчы бюллетень гамәлсез дип танылган. Сайлау кәгазьләрен бозарга өндәп КПРФ мөрәҗәгать иткән иде дип яза "Коммерсантъ".
Усть-Илимски мэрын сайлау вакытыннан алда уздырылды. Чөнки быел гыйнварда җирле дума белән низаг аркасында шәһәр башлыгы Вәкил Толыбаев вазифасыннан китте.
Моңа кадәр мэр булган Виктор Дорошок һәм Владимир Ташкинов хөкем ителде. Беренчесе - бизнесменны үтерү өчен, икенчесе - 11 миллион сум күләмендә ришвәт алу өчен.
Былтыр сентябрьдә Русиядә узган сайлауларда "Бердәм Русия" уртача 49 процент тавыш җыйган иде. Кайбер төбәкләрдә фирка күпчелекне яулый алмады. Губернаторлар сайлауның икенче турында Русиянең дүрт төбәгендә "Бердәм Русия" намзәтләре җиңмәде.
Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) мәгълүматынча, пенсия реформасын кабул иткәннән соң былтыр ел ахырында "Бердәм Русия" фиркасенең рейтингы 2006 елгы дәрәҗәгә төшкән һәм 32,7 процент тәшкил иткән.