Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул футбол такымы Кырым такымы белән уеннан баш тартты


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Төркиянең "Истанбулспор" такымы белән Кырымның "Кызылташ" такымы арасында 27 мартка билгеләнгән дустанә уен үткәрелмәячәк. Истанбул такымы уеннан баш тарткан. Моңа Украинаның УЕФАга шикаять итәчеге турында белдеруе сәбәп булган.

Төркиянең "Истанбулспор" футбол такымы Бакчасарайның "Кызылташ" такымы белән дустанә уен уйнарга килешкән булган, әмма Кырымтатар мәҗлесе, украин дипломатлары һәм кырымтатарларның Әнкарадагы үзәге басымы нәтиҗәсендә Истанбул ягы уеннан баш тартырга булган.

Бу хакта Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Facebook битендә хәбәр итте. Хәбәрне "Истанбулспор" вәкилләре дә Twitter-да раслады.

Киев "Истанбулспор"ның оккупацияләнгән Кырым такымы белән уены халыкара хокукларны бозу булачак дип кисәтте һәм УЕФАга шикаять итәчеген белдерде.

Русиянең Әнкарадагы илчелеге үзенең рәсми сәхифәсендә "Кемнәрдер кырымнарга оттырудан куркамы? Үзләре кырымтатар туганнарына ярдәм итүләре турында сөйли, ә үзләре төрек кунакчылыгыннан баш тарта. Нәрсә, кырымтатарларга хәзер Төркиягә бөтенләй бармаскамы?" дигән язманы урнаштырды.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров илчелекнең язганнарын "елан пышылавы" дип атады. "Русия хәрбиләре тарафыннан оккупацияләнгән Кырымда футбол такымы булдырып,

- аны кырымтатарча "Кызылташ" дип атап,
- берничә коллабарантны аны тотарга мәҗбүр итеп,
- такымда берничә кырымтатар уенчысы уйнавы белән акланып,

һәм болар барысы да Истанбулда шушы уенны үткәреп, бөтен дөньяга Кырымның халыкара изоляциясе бетте дип кычкыру өчен эшләнде. Тик барып чыкмады!" дип язды Чубаров.

Төркиядә уенны оештыручыларның берсе Унвер Сель Кырымнан "кырымтатар" такымы киләчәк дип эш башлаганнан соң, Әнкарадагы кырымтатар үзәге әгәр "Истанбулспор" такымы халыкара дәрәҗәдә чикләнгән Кырымга барса, йә аннан такымны кабул итсә, ул чикләүләргә дучар булачак дип белдергәннән соң уенның булмаячагы игълан ителде.

Унвер Сель 2018 елның ахырында Әнкарада "кырымтатар мәдәнияте көннәрен" оештыруга да өлеш керткән иде.

"Кызылташ" такымы 2016 елда булдырылды. Такымның рәсми сәхифәсендә әйтелгәнчә, Русия думасындагы Кырым депутаты Руслан Бальбек такымның ​багучылар шурасы рәисе булып ​тора.

XS
SM
MD
LG