Бу хакта сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтанып "Интерфакс" хәбәр итә.
Казанда яшәүче 38 яшьлек ир-ат янгын вакытында балконда булган, түбәнрәк катка төшә алган, аннан аны коткаручылар алган һәм Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Аның тәне һәм йөзе пешкән.
Янгын нәтиҗәсендә дүрт фатирга зыян килгән.
Татарстандагы Тикшерү комитеты Казан фатирында газ шартлау факты нигезендә җинаять эше ачкан. Комитет мәгълүматларына күрә, шартлау булган сигезенче һәм җиденче каттагы фатирларга зыян килгән.