Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саами халкы Мурмански җитәкчелегеннән зарланып БМОга мөрәҗәгать иткән


Мурмански өлкәсендә яшәүче Саами халкы вәкилләре җирле хакимияттән зарланып Берләшкән милләтләр оешмасына мөрәҗәгать иткән.

Саамилар көтүлек җирләренең җирле аучылар оешмасына тапшырылуына ризасызлык белдерә дип хәбәр итә “Новая газета”.

Саами активистлары әйтүенчә, болан көтүлекләрен куллану хокукы аукционы анда яшәүче җирле халык белән килештерелми генә уздырылган. Саамилар фикеренчә, бу җирләр аучыларга тапшырылганнан соң ату тыелган боланнарны һәм бу җирләрдә кышлаучы буаз пошиларны күпләп ату башланырга мөмкин. Саамилар традицион хуҗалык белән шөгыльләнү өчен канун нигезендә гарантияләнгән җир хокуклары бозыла дип белдерә.

Саамилар әйтүенчә, Җирле халыклар халыкара конвенциясенең һәм Раса дискриминациясенең барлык төрләрен бетерү конвенциясенең берничә маддәсе бозылган. Активистлар Русия президенты идарәсенә дә мөрәҗәгать итеп караган, әмма анда игътибар итүче булмаган.

XS
SM
MD
LG