Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Корылтае депутатлары мәктәптә туклану стандартлары кертергә чакыра


Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай әгъзалары фикеренчә, социаль туктлану мәҗбүри стандартлары кертергә һәм ныклы контроль булдырырга кирәк.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай әгъзалары Русиядә социаль туклануга ГОСТ стандатлары кертүне сорап Русия премьер-министры Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итте. Бу турыда Корылтай рәисе Константин Толкачев белдерде дип хәбәр итә РБК.

“Безне мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ашату сыйфаты нык борчый. Бу хезмәтнең чит оешмаларга тапшырылуы нәтиҗәсенә аеруча күп проблемнар чыга”, ди Толкачев.

Депутатлар фикеренчә, тауарлар сатып алу өлкәсендә килешү системы канунын исәпкә алып, социаль туклану системында азык-төлек белән тәэмин итүгә мәҗбүри нормалар кертергә кирәк.

Депутатлар шулак ук социаль туклану өлкәсендә эшләүче ширкәтләрдә азык-төлекнең сыйфатына һәм иминлегенә карата ныклы контроль кертергә тәкъдим итә.

Корылтай рәисе урынбасары Эльвира Аиткулова әйтүенчә, Башкортстанда мәктәп укучыларының ашату бары ата-аналар акчасына гына оештырыла, ә төрле дәрәҗәдәге бюджет дотацияләре күп балалы һәм ярлы гаиләләрнең балаларын тукландыру өчен генә бирелә.

​Мәктәп ашханәләрендә туклануны оештыручы ширкәтләр белән килешүләр мөддәтен озайту тәкъдим ителә. Хәзер килешүләрне бер елга гына төзү рөхсәт ителә. Шуңа күрә туклану өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр бу эшкә инвестиция кертергә бик теләми.

Кайбер ата-аналар балаларны мәктәпкә читтән китерелгән азык-төлек белән тукландыруга күчкәч сыйфатның бик нык начараюына зарланып интернетта фото һәм видеолар тараткан иде.

XS
SM
MD
LG