Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Блогер Алибәк Мирзеханов террорчылыкка чакыруда гаепләнә


Алибәк Мирзеханов
Алибәк Мирзеханов

Русия Федераль иминлек хезмәте тикшерүчеләре тарафыннан элегрәк террорчыларны үгетләү эшен алып баруда шикләнелеп тоткарланган ислам блогеры Алибәк Мирзеханов гаепләнде. Бу хакта хокук саклау оешмалары чыганакларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Мирзеханов террор оешмасында катнашу һәм террор эшчәнлегенә үгетләүдә гаепләнә. Блогер гаебен танымый.

Тикшерү фикеренчә, 2014 елда блогер үзенең ике танышына Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" оешмасына кушылып Сүриягә китәргә чакырган өндәмәләр белән видеолар күрсәткән. Бу хакта сөйләгән Мирзеханов танышлары әлеге эштә шаһит булып бара. 2019 ел башында аларга террор оешмасында катнашуда гаепләү белдерелде.

Иң башта Мирзехановны Мәскәүнең «Неолит» кафесында кыйнашуда шикләнелеп тоткарладылар. Соңрак бу гаепләү аның өстеннән алынды. Блогер туганнары Алибәкнең бу сугышуга бернинди катнашы юклыгы, ә тентүләр өчен сәбәпләрнең «уйлап чыгарылган» булуын әйтте. Алар боларның барысы да 2012-2013 елда аның Дагыстанда эзәрлекләнүе белән аңлатты. Әлеге хәлдән соң Мирзеханов республикадан китәргә мәҗбүр булды.

Алибәк Мирзеханов Instagramда популяр блог алып бара. Аңа 120 меңнән артык кеше язылган.

XS
SM
MD
LG