Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 елда дөньяда үлем җәзалары саны 30-лап процентка кимегән


Былтыр дөньяда 690лап кешегә үлем җәзасы кулланылган, ә 2017 елда үлем җәзасы карары нигезендә 993 кеше үтерелгән.

Дөньяда үлем җәзалары саны кимегән һәм соңгы ун ел эчендәге иң түбән дәрәҗәгә җиткән. 2018 елда әлеге күрсәткеч 2017 елдагыдан 30 процентка төшкән. Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасының 10 апрельдә дөнья күргән хисабында язылганча, былтыр 690лап кешегә үлем җәзасы кулланылган, ә 2017 елда мәхкәмә карары белән 993 кеше үтерелгән булган.

Хисапта язылганча, БМОдагы 193 илнең 106-сында үлем җәзасы тулысынча гамәлдән чыгарылган, ә 36 илдә, гамәлдән чыгарылмаса да, кулланылмый диярлек. Иран, Гыйрак, Пакстан һәм Сомалида үлем җәзасы карарлары сирәгрәк чыгарыла башлаган. Шул ук вакытта Беларус, Япония, Сингапур, Көньяк Судан һәм АКШта үлем җәзалары арткан.

Кытайда үлем җәзасы саннары дәүләт сере булып кала, шуңа күрә мәгълүмат юк. Шулай да, Amnesty International бәяләвенчә, анда мәхкәмә карары белән ел саен берничә мең кеше үтерелә.

Хокук яклаучылар үлем җәзаларының азаплаулар аша кешеләрне гаепне үз өстенә алырга мәҗбүр итүләргә яки гадел булмаган мәхкәмә эшләренә нигезләнеп чыгарылуы сирәк күренеш түгел дип искәртә.

"Дөньяда үлем җәзаларының кимүе хәтта моңарчы ул турыда уйламаган илләрнең дә фикер сөреше үзгәрүен, үлем җәзасы белән генә проблемнарны чишеп булмавын аңлавын дәлилли", ди Amnesty International башлыгы Куми Найду. Ул барлык илләрне дә тәвәккәл адым ясап, кичекмәстән бу җәзаны куллануны туктатырга өнди.

XS
SM
MD
LG