Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан Мәскәүгә баручы биш кеше Пенза өлкәсендә юл казасында һәлак булган


Пенза өлкәсендә юл казасы
Пенза өлкәсендә юл казасы

Башкортстанның биш кешесе М5 федераль юлының Пенза өлкәсе Мокшанский районында юл казасында һәлак булган.

Трассада "МАЗ" һәм "Лада Ларгус" машиналары бәрелешкән. Җиңел машинада баручыларның барысы да һәлак булган дип яза РБК. Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты мәгълүматына караганда, һәлак булучылар Сибай, Әбҗәлил һәм Баймак районнары кешеләре. Аларның җәсәдләре мәхкәмә-медицина экспретизасы бюросында.

Беренчел мәгълүматларга караганда, җиңел машина шәһәрара такси хезмәтендә булган, ә өч ир-ат һәм бер хатын-кыз Мәскәүгә эшкә юнәлгән булган.

Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров Пенза өлкәсе хезмәтләре белән бәйләнеш бар, психологлар һәлак булучыларның туганнарына ярдәм итә дип белдергән.

Фаҗига турында республика башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировка да хәбәр ителгән. Ул корбаннарның җәсәдләрен Башкортстанга кайтарып җирләүдә ярдәм итәргә кушкан.

Башкортстанда эшсезләр күп булу сәбәпле, күпләр читкә китеп эшләргә мәҗбүр. Былтыр декабрьдә Пермь краеның Соликамски шәһәрендә "Уралкалий шахтасында янгын чыгып, Башкортстаннан өч кеше һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG