Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы Дмитрий Быков авыр хәлдә Уфа хастаханәсендә ята


Дмитрий Быков
Дмитрий Быков

Дмитрий Быков Уфага Екатеринбурдан лекция укырга килгән булган. Очкычта хәле начарланып хастаханәгә эләккән.

Язучы һәм журналист Дмитрий Быков Уфа хастаханәсендә ята, аны ясалма кома хәленә керткәннәр. Бу хакта "Москва" агентлыгына Русия саклану министрлыгының баш реаниматологы һәм анестезиологы Игорь Молчанов хәбәр иткән.

"Быковны Мәскәүгә күчермибез, ул хәзер медикаментоз комада ясалма сулыш алу җиһазына тоташтырылган. Аның хәле авыр дип бәяләнә", дигән Молчанов. Язучыга нинди диагноз куелганы әйтелми.

16 апрель Быков Уфа хастахәнәләренең берсенә китерелә. Ул Башкортстан башкаласына лекция укырга килгән. Баштарак медиа Быков инсульт кичергән дип язды. Әмма соңрак бу диагноз кире кагылды. "Открытая медиа" мәгълүматына күрә, язучының шикәр авыруы сәбәпле хәле кискенләшкән.

Дмитрий Быков - Русиядә танылган язучы һәм публицист, төрле абруйлы басмалар белән хезмәттәшлек итә.

XS
SM
MD
LG