Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Росбалт" агентлыгының Мәскәү офисына полиция килгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Бүген "Росбалт" агентлыгында Ингушетиядә Чечня белән чикләрне билгеләү килешүенә каршы протестларга һәм оппозиция активистларын эзәрлекләүгә багышланган матбугат очрашуы булырга тиеш иде.

18 апрель иртәнге якта "Росбалт" мәгълүмат агентлыгының Мәскәү офисына полиция килгән. Басма сайтында хәбәр ителүенчә, гади киемдәге кешеләр үзләрен җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре дип таныштырган. Алар җинаять эше кысаларында бер эш урынын тикшерергә кирәк дип аңлатканнар. Нинди эш икәненә акчыклык кертмәгәннәр.

"Росбалт"та офисның эше туктады, бүгенгә планлаштырылган ике матбугат очрашуы булмаска мөмкин.

Матбугат очрашуларның берсе Ингушетиядә Чечня белән чикләрне билгеләү килешүенә каршы протестларга һәм оппозиция активистларын эзәрлекләүгә багышланган.

Икенче чара Мәскәү метросында 23 яшьлек полиция хезмәткәренең үтерелүен тикшерү турында.

XS
SM
MD
LG