Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка: Беларусны беркая да кушмаячаклар һәм бүлмәячәкләр


Александр Лукашенка
Александр Лукашенка

Александр Лукашенка Беларуска суверениетын югалту куркынычы яный дип сөйләшүләрне буш сүз дип атады.

Беларус президенты Александр Лукашенка илне кая да булса "кушу" яки "бүлү" янамый дип белдерде, Беларуска суверениетын югалту куркынычы яный дип сөйләшүләрне буш сүз дип атады. "Булмый моны эшләп, чөнки ирекле һәм бәйсез беларуслар туды инде", диде Лукашенка парламентка еллык мөрәҗәгатендә. Бу фикерне ул Беларус Русиягә кушылырга мөмкин дигән имеш-мимешләргә карата әйтте.

Чыгышында Лукашенка Русия белән мөнәсәбәтләргә турыдан-туры кагылмады, күбрәк илнең эчке проблемнарына тукталды. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгында "каты дисциплина кирәк" һәм "бернинди дә демократия булмаска тиеш". Президент бәяләр артуын авызлыкларга кушты: "Икътисадта базар һәм демократия уены белән мавыгабыз", диде ул. Лукашенка шулай ук нефть эшкәртүче ике заводны яңарту кирәк дип белдерде.

Президент беларус һәм урыс телләрен яклап та чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, урыс теленнән баш тарту - акылдан баш тарту дигән сүз, ә беларус теленнән баш тарту - йөрәктән баш тарту. Шул ук вакытта ул беларус телендәге юл билгеләрен тәнкыйтьләде, урыс теллеләр өчен алар бик аңлашылмый диде. Лукашенка юлламасы гадәттәгечә урыс телендә булды. Элегрәк Русиянең кайбер басмалары һәм мәдәният министры Владимир Мединский Беларуста урыс теленең кысрыклап чыгарылуы турында сөйләгән иде.

Лукашенка шулай ук президент сайлау вакытын күчерергә җыенмавы турында да әйтте. Ул 2020 елда булырга тиеш. Ә Беларус парламентына сайлау быел көз үк булачак.

XS
SM
MD
LG