Accessibility links

Сибайда активистлардан 20 апрельдә булачак җыен турында мәгълүмат таратмауны сорыйлар


Активистлар халык җыены уздырган очракта, аларга 30 мең сумга кадәр штраф салу белән янаганнар.

Сибайда 20 апрельдә активистлар халык җыены уздырып, шәһәрдә экология торышы белән бәйле проблемнар турында фикер алышмакчы. Алар шахтада янып ятучы мәгъдәнне сүндерү озакка сузыла, шәһәр кешеләре сәламәтлекләре начараюга зарлануын дәвам итә, ә Учалы тау баектыру комбинаты халыкка эш барышы турында мәгълүмат бирүдән баш тарта дип белдерә.

Активистлар сүзләренчә, алардан халык җыены турында социаль челтәрләрдәге мәгълүматны бетерүне таләп итәләр. Урам чарасы оештыру тәртибен бозган өчен 30 мең сумга кадәр штраф салу белән яныйлар.

"Сибай, дыши!" төркеме активисты Эдуард Кадыйров шәһәр халкы вазгыятьне үзгәртү өчен нинди эшләр башкарылганын белми дип саный. Без бер сорауга да җавап ала алмыйбыз ди ул. "Карьерны батыру барамы? Нишләп һаман яна ул? Су белән тутырганнан соң ни булачак? Аны кире суыртып алып, мәгъдән чыгара башлаячаклармы? Әгәр ул тагын янып китсә? Бәлки, бөтен эшләрне туктатып, карьерны рекультивацияләү турында уйларга кирәктер?" ди Кадыйров.

Алдан вәгъдә иткән вакытның сузылуы да активистларның ачуын китерә.

Моннан тыш, шәһәр халкына тагын бер проблем өстәлгән. Сибай тирәсендә аккан Карагайлы елгасының суы кызы төскә кергән. Кешеләр моны тау-баектыру комбинаты һәм реагентлар заводы эшчәнлеге белән бәйли.

XS
SM
MD
LG