Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Азат Мифтаховны сак астында калдырды


Азат Мифтаховны яклау пикеты
Азат Мифтаховны яклау пикеты

Прокурор, Мифтахов качарга мөмкин дип, аны сак астында тоту карарын гамәлдә калдырды.

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтаховны сак астында тотуны шикаять итеп тапшырылган мөрәҗәгатьне кире какты. Бу хакта "МБХ Медиа" хәбәр итә.

Элегрәк Мәскәүдәге район мәхкәмәсе "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә кулга алынган Мифтаховны 7 майга кадәр сак астында тоту карары чыгарган иде.

Адвокат Светлана Сидоркина Мифтаховка чикләү чарасын йорт сагы белән алыштыруны сорады. Ул аспирантны МДУ тулай торагында тотуны сорап мөрәҗәгать итте. Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе утырышында Сидоркина Мифтаховны гаепләү өчен җитәрлек дәлилләр юк, бөтен гаепләү яшерен шаһитның бер ел узгач биргән күрсәтмәләренә корылган дип белдерде.

Әмма прокурор, Мифтахов качарга мөмкин дип, аны сак астында тоту карарын гамәлдә калдырды.

Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультеты аспиранты Азат Мифтахов былтыр гыйнварда Мәскәү читендәге "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә кулга алынды. Ул кимендә 7 майга кадәр сак астында тотылачак.

Аспирант гаебен танымый. Җинаять эше ялганга корылган дип саный.

​Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG