Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сан-Диегода синагогага һөҗүмдә бер кеше һәлак булган


Сан-Диего полиция җитәкчесе матбугат конференциясендә
Сан-Диего полиция җитәкчесе матбугат конференциясендә

Синагогага һөҗүм итүче тоткарланган.

Сан-Диего (Калифорния) чигендә синагогага кораллы һөҗүм нәтиҗәсендә бер хатын-кыз вафат булганю. Тагын өч кеше, шул исәптән бер яшьлек бала яраланган. Әмма табиблар әйтүенчә, аларныд тормышына куркыныч янамый.

Полиция һөҗүмдә шикләнелүче кеше исемен атады. Бу шушы җирлектә яшәүче Джон Эрнст. Ул ун тапкыр коралдан аткан да машинасына утырып качкан дип фаразлана.

Синагоганы Чик хезмәте вәкиле саклаган. Ул һөҗүм итүчене куа киткән, ут ачкан һәм машинасына эләккән. Эрнст юлда кизү торучы полиция вәкиле тарафыннан тоткарланган. Аның машина урындыгында корал яткан.

Полиция Эрнст быел март аенда Эскондидо шәһәрендә мәчет яндыруга да катнашы булырга мөмкин дип саный. Әлегә аның ниндидер расист оешмалар белән бәйлелеге ачыкланмаган.

АКШ президенты Дональд Трамп җинаятьчене тоткарлаган хокук саклау оешмаларының эшчәнлеген мактады, аеруча да синагога сакчысы гамәлләрен югары бәяләде.

Ярты ел элек Питсбурктагы синагогага һөҗүм булган. Ул вакытта 11 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG