Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия илдән ике швед дипломатын чыгарып җибәрде


Мәскәүнең бу гамәле Стокһольмның элегрәк Русия илчелегенең берничә хезмәткәренә виза бирмәве белән бәйле булырга мөмкин.

Русия илдән ике швед дипломатын чыгарып җибәргән. Бу хакта Швеция тышкы эшләр министрлыгына сылтанып җирле матбугат яза. РИА Новости Мәскәүнең бу гамәлен Стокһольмның элегрәк Русия илчелегенең берничә хезмәткәренә виза бирмәвенә җавап дип аңлата.

Русия тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Мария Захарова дипломатларны илдән чыгарып җибәрүнең җавап чарасы булуын раслый, әмма тәфсиллерәк мәгълүмат бирмәде. Швеция тышкы эшләр министрлыгында Мәскәү гамәлләренә кызганыч белдерәләр.

Былтыр ел ахырында да Русия швед дипломатын илдән чыгарып җибәргән иде. Ул да Стокһольмдагы илчелек хезмәткәрләренә виза бирүдән баш тартуга җавап булды. Визаны ни өчен бирмәүләре әлегә кадәр билгесез, әмма Көнбатыш матбугаты Русия дипломатларының махсус хезмәтләр белән хезмәттәшлек итү ихтималы турында берничә тапкыр язды.

XS
SM
MD
LG