Accessibility links

Кайнар хәбәр

Mash телеграм-каналы баш мөхәррире тентүләр турында сөйләде


Mash телеграм-каналы редакциясендә тентүләр узды. Хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре берничә компьютерны алган, документларны тикшергән һәм хезмәткәрләрне сорау алуга алып киткән дип хәбәр итә каналның баш мөхәррире Максим Иксанов.

РБК белән сөйләшүдә Иксанов хезмәткәрләрне берсен тоткарлап тәүлек буе сорау алуларын һәм янына адвокатны кертмәүләрен әйткән.

Тентү сәбәпләре хәбәр ителми. Аны кайсы оешма уздырганы да билгесез. Иксанов “Интерфакс”ка сөйләвенчә, хезмәткәрләрнең берсенә җинаять эше ачылган, әмма нинди маддә нигезендә икәнен әйтмәгән.

Mash телеграм-каналы 2017 елда эшли һәм хәбәрләрне тиз арада чыгару белән өстенлек ала. tgstat.ru ресурсы мәгълүматларынча, хәзер әлеге канал язылучылар саны күплегенә карап өченче урында тора. Каналга барлыгы 569 мең кеше язылган.

  • Атнакич көнне "Беспощадный пиарщик" телеграм-каналы тентүләр Mash хезмәткәрләренең берсен ФСБ тоткарлагач булган дип язды. Ул 5 май көнне Шереметьевода булган фаҗигадән соң Дәүләтара авиация комитетында мәгъkүматлар алырга тырышкан.
  • "Код Дурова" аноним каналы SSJ-100 очкычы һәлакәте сәбәпле деспетчер һәм пилотларның аудиосөйләшүләрен кулга төшерү өчен басманың берничә хезмәткәре һава аланына керергә тырышкан дип язды.
  • "Интерфакс" чыганаклары басма хезмәткәре Баш прокуратураның ялган кәгазен кулланып, фаҗига турында һава хәрәкәтләре дәүләт корпорациясеннән документлар алырга тырышкан дип бара.

Моны ФСБ һәм Тикшерү комитеты расламады.

XS
SM
MD
LG