Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүчеләрне яклап тагын бер ялгыз пикет узды


Ринат Рамазанов

Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активисты Ринат Рамазанов бүген Татарстан хөкүмәте бинасы каршында Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнүчеләрне яклап ялгыз пикетка чыкты.

Ринат Рамазанов кулына "Русия президенты Путин! Ялганга корылган эшләр нигезендә хөкем ителәчәк, татар телен яклаучы Тальяр Минһаҗев һәм башкаларны, мәчет имамнарын, гади мөселманнары (25 гаепләнүче) иреккә җибәрүне таләп итәбез!" дип урыс телендә язылган плакат тотып торды.

Мондый пикет 17 майда да узган иде. Ул көнне шушы ук плакатны Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активисты Рәис Хәбиров тотып торды.

Тальяр Минһаҗев былтыр апрель аенда 13 мөселман белән бергә тоткарланганнар исемлегендә. Ул татар телен яклап уздырган ялгыз пикеттан соң икенче көнне тоткарланган иде.

2018 елның апрелендә Федераль иминлек хезмәте "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами" халыкара оешмасының 14 әгъзасы тоткарлануын белдерде. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларны сак астына алды. Быелның 14 маенда мәхкәмә "Хизб ут-Тәхрир"дә катнашуда гаепләнеп кулга алынган Татарстан кешеләренең эшләрен карый башлаган.

Соңрак әлеге оешмада катнашуда шикләнелеп тагын биш кеше тоткарланды. 2017 елда кулга алынганнарның да кайберләренә әле хөкем карары чыкмады.

2017 елда Әлмәттә тоткарланган биш мөселманны күптән түгел Самарда урнашкан хәрби мәхкәмә 13 елдан алып 18 елга кадәр кырыс тәртипле
колониягә хөкем итте.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" – халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчылык оешмасы дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган.

XS
SM
MD
LG