Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан сайлау комиссиясе сайлауларны социаль челтәрләрдә пропагандалау өчен 15 млн сум бүләчәк


Татарстан үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт шурасына сайлауны социаль челтәрләрдә, эзләү сервисларында һәм мессенджерларда рекламалауга 14,98 млн сум акча тотарга җыена.

Үзәк сайлау комиссиясе өч социаль челтәргә керәчәк, аларны ул үзе билгеләячәк. Комиссиянең һәр аккаунтында атна саен кимендә өч язма чыгарга тиеш. Аларны шулай ук реклама буларак та таратырга кирәк диелә. Сайлау комиссиясе, моннан тыш, сайлауларны мессенджерларда да популярлаштырмакчы.

Бу хактагы тендер дәүләткә сатып алулар сайтында урнашкан дип яза "Коммерсантъ-Казан".

Бәйгедә җиңеп чыгучы медиаплан әзерләр алдыннан социологик сораштыру да уздырырга мәҗбүр ителәчәк. Сораштыруда Татарстанның мең кешесе катнашырга, кимендә алты киң әңгәмә уздырылырга тиеш.

Сораштырулар халыкның "сайлаулар институтына мөнәсәбәтен" һәм "социаль-сәяси активлыгы дәрәҗәсен" ачыклау өчен кирәк.

Килешү бәясенә Үзәк сайлау комиссисе сәхифәләренең стилен булдыру һәм мультимедиалы контент урнаштырылган сайт әзерләү дә керә. Моннан тыш, заказны үтәүче "халыкта сайлаулар турында мәгълүматны арттыру" максатыннан кимендә 40 секундлык биш видеоролик әзерләргә тиеш булачак.

Җиңүчене 31 майда билгеләячәкләр.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлаулар быел 8 сентябрьгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG