Татарстанда сәяси фиркаләр кабат активлаша башлады. Алар 8 сентябрьдә узачак Дәүләт шурасы сайлавына әзерләнә. Тавыш бирүдә барлыгы 53 фирка һәм бәйсез намзәтләр катнаша алачак. Парламентка сайланачак 100 депутатның 50се фирка исемлегеннән, ә калган 50се бер мандатлы округтан барачак.
Әйтергә кирәк, соңгы чакырылышта Татарстан Дәүләт шурасын тулысынча "Бердәм Русия"ләште дияргә була. Бүген парламентта нибары өч КПРФ вәкиле һәм бер ЛДПР әгъзасы бар. Татарстанның мөстәкыйльлеген якламаган, шартнамәне озайтырга тырышмаган, мәктәпләрдә татар телен кысрыклап чыгаруга фатиха биргән парламентны үзгәртергә вакыт дигән сүзләр хакимият даирәсендә дә йөри.
Оппозициядәге көчләр сайлауга ничек әзерләнә? Дәүләт шурасы ни кадәр яңарырга тиеш? Азатлык "Яблоко", Русия демократик фиркасе, ЛДПР һәм КПРФ вәкилләре фикерләрен белеште.
"Татарстан президенты халык фикеренә таянмыйча хата эшли"
"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге быелгы сайлауга инде әзерләнә башлаган. Алар депутатлыкка 75ләп кандидат чыгармакчы. Агитация вакытында экологик һәм социаль мәсьәләләргә тукталачак.
"Без хәзер чүп темасына өченче тапкыр референдум үткәрүне сораячакбыз. Экологик проблемнар – Гаврилов урамындагы табигать зонасын юк итү, чүп яндыру заводын төзү, районнарда чүплекләр темаларын күтәрәчәкбез. Кайдадыр социаль проблемнар өскә чыгачак. Чөнки кайбер урыннарда хастаханә, мәктәпләр юк", дип сөйләде Азатлыкка "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин.
Башка еллардан аермалы, быел Дәүләт шурасына сайлау ачыграк узар дип өметләнә Зиннәтуллин. Аның сүзләренчә, хакимият фиркасенең абруе төшә. Нәтиҗәдә, сентябрьдә бөтенләй башка парламент булуы ихтимал.
"Бердәм Русия"гә азрак мандат эләгәчәк
"Дәүләт шурасы шактый үзгәрер дип уйлыйм. Ул заманга туры килми. Халык үз вәкилләре итеп эре бизнес вәкилләрен күрергә теләми. "Бердәм Русия" җәмәгать эшлеклеләрен үткәрергә җыена. Аларның рейтингы шактый төште. "Бердәм Русия"гә азрак мандат эләгәчәк. Башка фиркаләр киләчәк", ди Зиннәтуллин.
Башка фиркаләргә килгәндә, "Яблоко"ның Дәүләт шурасына узганы юк әле. Гәрчә, экология мәсьәләләреннән тыш "Яблоко" Татарстан мәнфәгатьләрен, аерым алганда, салымнарны республикада күбрәк калдыруны, татар телен яклап чыккан иде.
Татарстан президенты халык фикеренә таянмыйча хата эшли
"Татарстан президенты халык фикеренә таянмыйча хата эшли. Чөнки халыкның күпчелеге Татарстанда салымнарны күбрәк калдыруны, татар теленең кирәклеген хуплый. Безнең фирка дә соңгы сайлауларда бу хакта әйтеп килде. Григорий Явлинский Казанга килеп, шул хакта сөйләгән иде. Карагыз, милләтчеләргә татар телен яклап урамга чыгуны тыялар. Президент күбрәк суверенитет, мөстәкыйльлек кирәк ди, шул ук вакытта халыкка әлеге мәсьәләне яклап урамга чыгарга рөхсәт итмиләр", дип сөйләде Руслан Зиннәтуллин Азатлыкка.
"Оппозициядән 30 депутат узачак"
Татарстанда тар даирәгә генә таныш Русия демократик партиясе дә парламент яңарачак дип уйлый. Әлеге фирканең Татарстан бүлеген "Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов җитәкли. Аның сүзләренчә, сайлауда фирка исемлегеннән 70 процент башка фиркаләр үтәргә мөмкин.
"Татарстанда бер мандатлы округтан баручылар "Бердәм Русия" канаты астында булыр дип уйлыйм. Ә менә исемлектән баручыларның 70 процентын башка фиркаләр алырга мөмкин. Ягъни оппозиция фиркаләреннән 30 депутат уза ала. Ләкин бу нинди оппозиция булачак? ЛДПР кебек ясалма көчләрме, яисә чынмы?
Илдәге вазгыятьне фаразлау җиңел түгел. Екатеринбурдагы хәлләр, чүплек темасы, Путинның рейтингы 32 процентка төшүе, "Бердәм Русия"нең абруе тагын да кимүе. Ерак Көнчыгышта теләсә кемгә тавыш бирергә әзерләр, бары тик "Бердәм Русия" генә булмасын диләр", дип сөйләде Рәшит Әхмәтов Азатлыкка.
Русия демократик фиркасе депутатлыкка исемлектән 5 намзәт чыгармакчы. Ә бер мандатлы округта катнашырга җыенмыйлар. Рәшит Әхмәтов оппозиция фиркаләре коалиция булдырып кына Татарстан парламентына үтә алачак дип саный. Ул шундый тәкъдим белән чыга.
Оппозиция фиркаләре килешсә, 30лап депутатларны үткәреп булачак
"Оппозиция үзе генә сайлауда үтә алмый. Әгәр дә бердәм демократик коалиция булдырсак, бөтен оппозиция фиркаләре килешүгә барса, 30лап депутатларны үткәреп булачак. Без шуны тәкъдим итәбез. "Яблоко", "Правое дело", Гудков партиясе һәм башка демократик көчләр керә ала", ди Әхмәтов.
Тәкъдим ителгән демократик платформа Татарстанның мөстәкыйльлеген яклый. Ул салымнарның 50 процентын гына Мәскәүгә җибәрүне һәм 1994 елдагы шартнамәне кайтаруны күзаллый. Хакимият моны яшерен генә яклар дип өмет итәләр. Чөнки Татарстан җитәкчелегенең дә язмышы билгеле түгел.
2020-21 елларда милли республикаларны бетерергә теләячәкләр
"Парламентның яңаруы Татарстан хакимияте өчен дә отышлы. Чөнки соңгы елларда төбәкләрне берләштерү турында күбрәк сөйли башладылар. 2020-21 елларда милли республикаларны бетерергә теләячәкләр. Төбәк җитәкчелеге моны аңлый, алар федераль түрәләрнең тоткыны булырга теләми. Рәсми рәвештә бу хакта әйтә алмыйлар гына", дип сөйләде Рәшит Әхмәтов Азатлыкка.
Русия демократик партиясе әгъзасы бу сайлауда административ ресурслар куллану кыенлашачак дип саный. "Халыкның 90 проценты каршы тавыш бирергә җыенганда бу мөмкин эш түгел. "Бердәм Русия"нең таянычы - пенсия яшендәгеләр иде, ләкин пенсия реформасы гаделсез булды", диде Әхмәтов.
"Бу сайлауны тамаша дип тә атыйсым килми"
ЛДПР исә Татарстанда административ ысуллар җиңеп чыгачак дип саный. Шуңа да зур үзгәрешләр булачагына ышанмый. Татарстан җитәкчелеге үз кешеләрен генә алмаштырачак, ә яңа фиркаләр киләчәгенә өмет юк.
Район башлыкларына "алтын парашют" бирәчәкләр
"Дәүләт шурасыннан күп кешене алып атачаклар. Ә алар урынына алыштырырга кирәк булган район башлыкларын кертеп тутырачаклар. Аларга "алтын парашют" бирәләр. Чөнки урта яки югары дәрәҗәдәге теләсә-кайсы түрә күп мәгълүмат белә. Ул дәшмәсен өчен "алтын парашют"ка утырталар. Шулай ук бер-ике яшьләр вәкилен алыштырачаклар. Калганнары үзләрен үзе тәкъдим итүче фиркасезләр булачак. Чөнки хәзер "Бердәм Русия"нең рейтингы бик түбән. Сайлауга олигархлар бармаячак. Аларны халык күрә алмый. Байлар арасында үзара сугыш бара, бер-берсенә бурычларын кайтармыйлар. Һәм алар бөтен кешегә үз мөлкәте турында декларацияне күрсәтергә теләми. Ә комитет рәисе һәм урынбасарлары урынында үз кешеләре булачак.
Сайлауны мин тамаша дип тә атыйсым килми. Монда халыкның бер катнашы юк. Мин бөтен серләрне дә әйтә алмыйм. Камера куй, башка әйберләр куй – ләкин бөтен сайлау урыннарында да район хакимиятенә бәйле кешеләр утыра. Әгәр дә алар берәр хата эшләсә, берникадәр вакыттан эшләрен югалтачак. Монда нинди сайлау турында сөйләргә була?" диде Азатлыкка ЛДПРның Татарстан бүлеге әгъзасы Марсель Габдрахманов.
90нчы еллар башында ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский татарларны Монголиягә куарга чакырганнан соң, фирка Татарстанда абруй казана алмады. Ләкин моның белән килешмиләр. Татарлар арасында ЛДПРны яклаучылар арта бара, дип саный фирка вәкиле.
Татарстанда ЛДПРны яклаучылар арта бара
"Безне ничек кенә мыскыл итмәсеннәр, Татарстанда безне 10-13 процент халык яклый. Казанның Вахитов районында ЛДПРны яратмыйлар, чөнки зыялылар күп яши. Ә калганнарында – Авитөзелеш, Идел буе, Совет районнарында, гомумән, Татарстан буенча безнең тарафдарлар бик күп. Территориаль сайлау комиссиясендә эшләүче танышларым миңа ЛДПРга 20 процент тавыш бирә ди.
Өч-дүрт ел элек районнар буенча йөргәндә, ЛДПРга тагылган ярлык турында сорадылар (ЛДПР башлыгы Владимир Жириновскийның татарларны Монголиягә куарга дигән өндәмә белән чыгуы - ред.). Ул ярлыкның кайдан килеп чыкканын беркем табып күрсәтмәде. Бернинди архивта да, сакланып калган язмаларда да ул юк. Янәсе, Миңтимер Шәймиев кайдадыр ишеткән. Бу бит пропаганда гына. Татарлар миңа яхшы мөнәсәбәттә. Авылларда, районнарда халык белән очрашам. Урамда минем янга килеп, татар яшьләре ЛДПРга тавыш бирәбез дип китә, безне яклаучылар арта бара", дип сөйләде Азатлыкка Марсель Габдрахманов .
КПРФ: 9-12 депутат үткәрү максаты тора
Бүген Татарстан Дәүләт шурасында өч депутаттан торган КПРФ фракциясе исә үткән еллардагы сайлау нәтиҗәләрен кайтарырга тели. Заманында парламентта дистәдән артык коммунист депутат булып утыра иде.
"Кыштан бирле әзерләнәбез. Сайлау штабы эшли. Аны Артём Прокофьев җитәкли. Без барлык округларда намзәтләрне тәкъдим итәчәкбез. Катнашырга теләүчеләр саны округлар саныннан күбрәк җыелды. Үзәк комитет пленумында халыкның фикеренә таянып, парламентка 9-12 кеше үтәргә тиеш диелде", дип сөйләде КПРФның Татарстан бүлеге сәркатибе Александр Комиссаров.
Бу сайлауга коммунистлар ныклап әзерләнмәкче. Алар башка төбәкләр ярдәменә дә өметләнә. "Без максималь тырышачакбыз. Ульян, Чуашстан, Мари Илендә күршеләр ярдәм итәчәк", диде Комиссаров.
КПРФның Татарстан рескомы беренче сәркатибе Хафиз Миргалимов сүзләренчә, илдәге вазгыять үзгәрә, коммунистлар өчен тавыш бирүчеләр артачак. "Әмма иң мөһим мәсьәлә – безнең өчен бирелгән тавышларны саклап калу, тавышларны санауда хәрәмләшүләргә юл куймау. Хакимият сайлауда беркайчан да хәрәмләшмәскә тиеш. Минем белән бергә укыган ике дустым укытучы булып эшли. Алар миңа сайлаудан соң балалар күзенә карарга оялулары турында әйтте", диде Миргалимов Азатлыкка. Ул бу юлы тавыш бирү көнендә күрше төбәкләрдән чакырылган коммунистларның нәкъ менә хәрәмләшүләргә юл куймау өчен күзәтүче буларак эшләячәген әйтте.