Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Суверенный Крым" Telegram каналы авторын ике айга сак астына алганнар


Акмәчеттәге йорт диварында Путин рәсеме
Акмәчеттәге йорт диварында Путин рәсеме

Виктор Соснаны Подольскида 29 майда ФСБ тоткарлаган иде. Акмәчет йорты диварында Путин рәсеме астында калдырылган язуга катышы булырга мөмкин диелә.

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым хакимияте соравы белән Подольскида тоткарланган "Суверенный Крым" Telegram каналы авторы Виктор Соснаны ике айга сак астына алганнар. Бу хакта адвокат Мансур Гыйльманов "Крым.Реалии"га хәбәр иткән.

25 яшьлек Виктор Соснаны Подольскида 29 майда ФСБ Акмәчет мәхкәмәсе карары белән тентү уздырганнан соң тоткарлаганнар иде. Гыйльманов ул вакытта Соснадан адвокатсыз сорау алдылар дип белдерде.

21 майда Акмәчеттә Александр Невский урамындагы йорт диварында ясалган Владимир Путин рәсеме астында билгесез кешеләр трафарет белән урыс телендә "ФСБ, әйдә уйныйбызмы? Е2 – Е4. Хәзер синең йөреш, с***" ("ФСБ, давай поиграем? Е2 – Е4. Теперь твой ход, с***") дип язды. Моның өчен җаваплылыкны "Суверенный Крым" Telegram-фиркасе" дип аталучы канал үз өстенә алды дип яза "Крым.Реалии".

Виктор Сосна адвокатына үзен гаепле дип санамавын белдергән. Мансур Гыйльманов "Суверенный Крым" Telegram каналының 21 майга кадәр якынча 150 язылучысы булган дип белдерә. Акмәчеттәге йорт диварына төшерелгән граффитидан соң каналга язылучылар саны кискен арткан.

XS
SM
MD
LG