Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиста төбәкләр рейтингында Татарстан һәм Башкортстан 38нче һәм 60нчы урында


Русиянең иң чиста төбәкләре дип Тамбов өлкәсе, Алтай крае, һәм Алтай республикасы атала.

2019 елның яз нәтиҗәләренә карап "Зеленый патруль" иҗтимагый оешмасы экологик рейтинг төзегән.

Беренче унлыкка шулай ук Белгород, Курски, Магадан, Мурмански һәм Ульяновски өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Коми республикасы кергән. Татарстан 85 төбәк арасында 38-нче урында. Ул дүрт урынга өскә күтәрелгән. Башкортстан ике урынга түбән тәгәрәп, 60-нчыга төшкән.

Иң пычрак төбәкләр булып Свердловски, Чиләбе, Иркутски, Түбән Новгород һәм Оренбур өлкәләре аталган. Шулай ук артта калучылар исемлегендә Красноярски, Мәскәү өлкәләре, Байкал арты крае, Якутия һәм Тула өлкәсе дә бар.

Белгечләр бу өлкәдә иң төп проблемнар дип төбәкләрнең "чүп" реформасын башлап җибәрә алмыйча, һаман иске полигоннарга чүп түгүне дәвам итүне, чүпне аралау һәм эшкәртүгә тиешле игътибар бирелмәүне атый.

Русиядә соңгы вакытта әледән-әле экологик протест чаралары булып тора. Февральдә 30 төбәктә "Русия чүплек түгел" чарасы узды.

XS
SM
MD
LG