Татарстан Дәүләт шурасы алтынчы чакырылыш депутатларын сайлау 8 сентябрьгә билгеләнде. Бу хакта карар бүген парламент утырышында кабул ителде. Әлеге карарны утырышта катнашкан 81 депутатның 77се хуплап тавыш бирде.
КПРФ фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов 8 сентябрьне уңайсыз көн дип, сайлауны декабрь яки мартта уздырырга тәкъдим итте. Сайлау алды кампаниясе җәйгә туры килә, сайлау бүлгеләрендә эшләячәк төп кадрлар - укытучылар ялда булачак дип аңлатты ул.
Мөхәммәтшин бердәм тавыш бирү көненең җәмгыятьтә төрле сораулар тудыруын таныса да, 8 сентябрь уңайлы көн дип белдерде.
"Сентябрь ае ул – мәктәпләр эшли башлаган, сайлаучылар яллардан кайткан, әле салкыннар башланмаган вакыт. Без дә фракциядә бу хакта сөйләштек. 8 сентябрь кулай көн дигән карарга килдек", диде спикер.