Accessibility links

Кайнар хәбәр

YouTube милли һәм башка төркемнәр өстенлеген алга сөрүче роликларны тыя


YouTube идарәсе видеоһостинг кагыйдәләрен үзгәртте: бер төркем кешеләрнең башкалардан өстенрәк булуын алга сөрүче роликлар тыелачак.

Сервис блогында хәбәр ителгәнчә, "яш, җенес, раса, каста, дин, җенси ориентация яки ветеран статусы нигезендә дискриминация, сегрегация, изоляция" акланган роликлар тыелачак. Хәбәрдә билгеләнгәнчә, моңа милли өстенлек идеяләре алга сөрелгән видеороликлар да керә.

Шулай ук кансызлык, төрле этнос вәкилләрен юкка чыгарырга чакыручы һәм һолокост яки мәктәпләрдә атыш очраклары турында бәхәс тудыручы язмалар да тыела.

YouTube билгеләгәнчә, роликлар сайланган тәртиптә бетереләчәк, яңа систем якын айларда эшли башлаячак.

Томалауга беренче булып Норвегия музыканты Варг Викернес каналы эләкте. Аны элек расалар арасында нәфрәт булдыру өчен хөкем иткәннәр иде.

XS
SM
MD
LG