Согуд Гарәбстаны Казанда консуллык ачарга җыена. Бу хакта патшалыкның энергетика, сәнәгать һәм минераль ресурслар министры Хәлид әл-Фәлыйх хәбәр итте дип яза РИА Новости.
Согуд Гарәбстаны Русия мөселманнарына хаҗ кылуны җиңеләйтү өчен барысын да эшли ди министр. "Без бу максатларда Казанда консуллык ачарга җыенабыз", дигән Хәлид әл-Фәлыйх Русия-Согуд Гарәбстаны хөкүмәтара комиссия утырышында.
Русиядә моңа кадәр Согуд Гарәбстанының Мәскәүдәге илчелегеннән тыш вәкиллекләре юк иде.
Комиссия утырышында шулай ук эшмәкәрләргә виза алуны гадиләштерү турында да сүз барган.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны патшасы Сәлман бин Габделгазиз белән берничә тапкыр очрашты. 2017 елның февралендә Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эш сәфәренә барды һәм анда патша белән күреште.
Соңрак Сәлман бин Габделазиз Мәскәүгә килде һәм Русия президенты Владимир Путин белән очрашты. Анда Татарстан президенты да катнашты.