Accessibility links

Кайнар хәбәр

Махачкала портында танкерда шартлау нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды


Архив фотосы
Архив фотосы

Дагыстанда танкерда шартлау вакытында ике кеше һәлак булган. Бере кешене таба алмыйлар, тагын берсе бик авыр хәлдә.

Махачкала портында торучы танкерларның берсендә нефть суыртканда шартлау нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, ике кеше яраланган, тагын бер кешене эзлиләр дип хәбәр итә Росморречфлот оешмасы матбугат хезмәте.

Дагыстан сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, хастаханәгә өч кеше китерелгән. Аларның берсе бик авыр хәлдә, тәненең 95 проценты пешкән. Танкерда барлыгы 12 кеше булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дагыстан идарәсе мәгълүматына караганда, шартлау танкерның машина бүлегендә булган. Нефтьнең суга агу куркынычы юк диелә.

Танкер Идел корабчылыгының "В.Ф.Танкер" ширкәтенә карый. Әлеге ширкәт Русия миллиардеры Владимир Лисинның халыкара транспорт төркеменә керә.

XS
SM
MD
LG