Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов: "Изге Болгар" җыены башка форматта узарга тиеш"


"Изге Болгар" җыены (архив фотосы)

15 июнь көнне Изге Болгар җыены узачак. 90нчы еллар азагында Болгар яшьләр җыенын бертуган Нәфис һәм Рәфис Кашаповлар башлап җибәргән иде. Соңрак бу чараны хөкүмәт үз кулына алды.

Британиядә сәяси сыену алган татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Рәфис Кашапов Болгар җыены башка форматта узарга тиеш дип саный. 1990нчы еллар азагында нәкъ бертуган Нәфис һәм Рәфис Кашаповлар Болгар яшьләр җыенын башлап җибәргән иде. Соңрак әлеге җыен хөкүмәт басымы нәтиҗәсендә тукталды. Рәфис Кашапов белән элекке һәм хәзерге Болгар җыены турында сөйләштек.

– Рәфис әфәнде, Болгар яшьләр җыенын оештыру кайсы елда һәм нинди максаттан башланган иде?

– Аның максаты – яшьләребез, балаларыбызга үзебезнең тарихны күрсәтү иде. Болгар дәүләте дөнья цивилизациясенә зур өлеш керткән. Безгә шушы бөек шанлы тарихыбызны балалар аркылы халкыбызга җиткерү мөһим иде. Шуның өчен без – бертуганым Нәфис белән бу җыенны башлап җибәрдек. Ул вакытта безнең "Прометей" дигән сәүдә йортыбыз ягъни бизнесыбыз бар иде.

Болгар җыенын Татар иҗтимагый үзәге, "Азатлык" татар яшьләре берлеге, дин әһелләре белән берлектә башлап җибәрдек. Җыен алдыннан "Татарстан яшьләре" газетында тарихка, сәясәткә, мәдәнияткә багышланган сораулар урнаштыра идек. Әлеге бәйгедә җиңүчеләрне Болгарда котлый идек.

Болгар яшьләр җыенында катнашучылар, 2001 ел
Болгар яшьләр җыенында катнашучылар, 2001 ел

– Җыенга яшьләр Татарстаннан гына килә идеме?

– Анда Татарстаннан гына түгел, ә бөтен дөньядан, Идел-Уралдан автобусларда киләләр иде. Европадан, Төркиядән яшьләр килгәнен хәтерлим. Башка милләт вәкилләре дә катнашты. Шул ук чуашлар Болгар турында: "Бу бит безнең элекке дәүләтебез" дип горурланып йөри иде. Чуаш балалары арасында татарча белүчеләр дә бар иде.

Иң күп автобуслар Чаллыдан барды. Татарстан байраклары җилфердәтеп унышар автобус колонна белән юлга чыга идек. Аннары безгә башка районнардан да яшьләр төялгән автобуслар кушыла иде. Яшьләр автобусларда җырлап, бер-берсе белән танышып, аралашып бик күңелле сәфәр була торган иде.

– Ә ул яшьләрне ничек туплый идегез?

– Мәгариф идарәләре белән сөйләшүләр алып бардык. Югары уку йортлары җитәкчеләренә чыга идек. Дин әһелләре үз ягыннан ярдәм итә иде. Эш бик яхшы оештырылды.

Болгар яшьләр җыены (архив фотосы)
Болгар яшьләр җыены (архив фотосы)

– Ул вакытта Болгар әле хәзерге кебек төзекләндерелмәгән һәм кунакханәләр юк иде. Яшьләр кайда урнаша иде?

– Һәр килгән делегация үз чатырын кора иде. Ике көнлек җыен кысаларында яшьләр үзләре учакта казаннарда ашарга әзерләде. Моның өчен махсус итләр алып бардык. Бу ял итү чарасы гына түгел. Иң мөһиме монда патриотизм хисе уята торган чаралар үтә иде. Шулай ук Коръән уку бәйгесе, спорт уеннары, спектакльләр, җыр-бию осталыклары күрсәтелде. Учак янында бергәләшеп татар җырлары җырлап утыру гадәте дә булды. Төрле бәйгедә җиңүчеләргә кыйммәтле-кыйммәтле бүләкләр бирә идек. Сабантуй батырларына бирер өчен сарыклар, тәкәләр алып бара идек.

Болгар яшьләр җыенында Сабантуй
Болгар яшьләр җыенында Сабантуй

– Әлеге җыен ничә ел дәвам итте?

– Анысын хәтерләмим. Тора-бара бу эшне үз өстенә Татарстан мәгариф министрлыгы алды. Соңрак Болгарны Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймевнең "Яңарыш" фонды күтәреп алды. Хәзер Изге Болгар җыены бөтенләй башка форматта уза. Ул бары тик экскурсия рәвешендә генә оештырыла. Ә без беренче чиратта бөек Болгар дәүләтен күрсәтергә тиешбез. Без бит дәүләт төзегән халык.

– Бу эшне үз өстенә Мәгариф министрлыгы алды дисез. Бу сезнең ризалык белән эшләндеме?

– Бер елда безне Болгарга барганда Чаллы шәһәреннән чыгармадылар. Автобуслар колонна белән килеп басты. ФСБ автобус шоферларының йөртү таныклыкларын җыеп алды. Автобусларда 500дән артык кеше бар иде. Алар арасында мөселман кешеләре дә күп иде. Мин алардан: "Ничек бу ФСБларны туктата алабыз?" дип сорадым. Ул вакытта хәзерге кебек хәзрәтләр хакимияттән акча алмыйлар һәм куркак та түгелләр иде. Шуннан бер имам асфальтка чыгып бөтен булган халык намаз укыйк диде. Ә бу мэрия яны, ягъни шәһәр уртасы бит. Мөселманнар намазга баскач шәһәр уртасында бөтен хәрәкәт тукталды диярлек. ФСБ моны күреп шүрләде. Аннары берәр урысның мондый намаз укуга ачуы чыгып низаг та китереп чыгарырга мөмкин бит. Шуннан ФСБ куркып калып шоферларга йөртү таныклыкларын кире кайтарды. Ул елны без Болгарга әле бара алдык.

Болгар яшьләр җыенында катнашучылар
Болгар яшьләр җыенында катнашучылар

Ялгышмасам, 2002 елда Болгарга сәфәр алдыннан безгә, ягъгни Чаллы ТИҮ активистларына һөҗүм булды. Нәтиҗәдә Рәшит Хафизов үлде, Габдулла Шәйсолтанов инвалид калды. Сания Вахитова да инвалид. Ул вакытта Чаллы ТИҮ штабына һөҗүм нәтиҗәсендә җиде активист гарипләнде. Минем 18 җирдә сөякләремне сындырдылар. Баш миенә зыян китерделәр. Ул зыян үзен еш кына сиздерә – баш авырта. Шул вакытта мин хастаханәдә ятканда: "Минем белән нәрсә генә булса да, Болгар сәфәрен оештырыгыз" дигән булганмын икән. Мин үзем ул әйткән сүзләрне хәтерләмим. Миңа аны соңрак активистлар әйттеләр. Һөҗүм булуга карамастан, ул Болгар җыены узды.

Ул вакытларда инде ФСБлар мәгариф идарәләренә көчле басым ясый башлады. Мәктәпләрдән укучыларны җибәрмәделәр. Шулай итеп ул Болгар җыены сүнде. Шуннан халык арасында канәгатьсезлек китте. Чөнки барысы да бу чараны көтеп тора иде. Мәгариф министрлыгы бу канәгатьсезлекне бетерү өчен чараны үз өстенә алды. Әле хәтерлим, алар 9 майга багышлатып веноклар ясап балалар шуны Болгарда елгадан агызган иде. 9 май бәйрәменең Болгар җиренә ни катнашы бар инде? Шулай итеп Мәгариф министрлыгы бу чараны юкка чыгарды.

Акрынлап бу эшләрне Татарстан дәүләте бөтенләй үз кулына алды. Безнең бизнесны да юкка чыгардылар. Чөнки Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев Русиядә җитәкче булып гел исерек Борис Ельцин торыр дип уйлады, әмма президентлыкка диктатор Владимир Путин килгәч барысын да туздырып атты. Хәтта шуңа кадәр барып җиттеләр – берничә ел рәттән православ җитәкчеләр Болгарда тәре йөреше үткәрергә тырышып карадылар. Шулай ук чиркәү җырлары белән бәйле чара уздырмакчылар иде.

Әгәр мескенләнеп калтырап тезләнеп торсак, ислам дине кабул ителгән җиребезне мәсхәрәләп, анда да төрле чаралар үткәрергә мөмкиннәр

Казанда бу хәл күзәтелә инде. Бер биш-алты ел элек без ТИҮ "Азатлык", "Иттифак", Милли мәҗлес хәрәкәтләре Казан үзәгендә Хәтер көне уздыра идек. Казан Кирмәне җирлегенә кереп намазлар укып, бөтен чараны шунда тәмамлый идек. Хәзер Казан уртасына татар милли хәрәкәтен инде кертмиләр. Аның каравы тәре йөрешләре башланып китте. Алар "Сезнең татар җиренә без хуҗа" дип күрсәтергә тели. Болгар җирендә дә шушы ук эшләрне башлап җибәрергә исәплиләр. Әгәр мескенләнеп калтырап тезләнеп торсак, ислам дине кабул ителгән җиребезне мәсхәрәләп, анда да төрле чаралар үткәрергә мөмкиннәр. Шуның өчен бөтен татар оешмалары да, дәүләт җитәкчеләре дә, шулай ук бөтен хәзрәтләр дә, православ чарасын уздырмауны күтәреп чыгарга тиешләр. Монда актив рәвештә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашырга тиеш. Конституция гарантиясе буларак ул безне якларга тиеш.

– Хәзер бит ел саен Изге Болгар җыена уза. Менә 15 июньдә Русия төбәкләреннән татарлар, мөселманнар җыелачак. Бу чара кирәк дип саныйсызмы?

– Ул бик кирәк әйбер. Ләкин аның форматы башка булырга тиеш. Анда үзебезнең милли рухлы тарихчыларыбыз, сәясәтчеләребез, яшьләребезне китерергә кирәк. Бөек Болгар дәүләте, Казан ханлыгы булган, 90нчы елларда Татарстан бйәсезлеге өчен көрәштек. Боларны балаларыбыз һәм яшьләргә сөйләргә тиешбез. Бу пропаганда рәвешендә булырга тиеш. Татар милләтен көрәшкә өндәү чарасы булырга тиеш.

Татар конгрессы инде татар халкына хезмәт итми

Чөнки бөтен дөньядан татарларны җыю чарасы башка юк. Татар конгрессы корылтае бар, әмма анда да бөтен кешеләрне чакырмыйлар. Анда да һәр кешенең чыгышы алдан ук билгеләнгән. Утырышларда тел, милләт мәсьәләсен күтәрмиләр. Хисап бирәләр дә, бәлеш ашыйлар да, бүләкләр бирешәләр дә таралалар. Күз буяу чарасы. Конгресс дәүләттән акча ала, шуңа алар аннан уза алмый. Утырышларда татар халкы матур яши дигән нәтиҗә ясала. Татар конгрессы инде татар халкына хезмәт итми. Беренче корылтай хезмәт итте, икенче корылтай хезмәт итте. Хәзер инде әлләни кирәге дә юк. Болгар форумы безнең милләтебезгә хезмәт итә торган урын булсын иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG