Accessibility links

БМО: дөньяда халык саны үсеше әкренәя, Һиндстан Кытайны узып китәчәк


Җир шарында халык санының күпкә артуы нибары тугыз илдә генә күзәтелә. XXII гасыр башына халык саны арту бөтенләй туктарга мөмкин.

2050 елга Җирдә якынча 9 миллиард 700 миллион кеше яшәячәк, әмма халык санының үсеш темплары әкренәячәк һәм күп илләрдә халыкның картаю проблемы барлыкка киләчәк. Һиндстан халык саны белән Кытайны узып китәчәк һәм иң күп халык яшәгән ил булачак. Бу хакта БМОның яңа хисабында әйтелә.

Әлеге хисап мәгълүматларына таянып, Pew тикшеренү үзәге XXII гасыр башына халык саны арту бөтенләй туктаячак дигән нәтиҗә ясый. Үсеш темпларының кинәт әкренәюе 2050-2100 елларда булачак. Фаразларга караганда, Җир халкының үсеше бу елларда нибары 1 миллиард 300 миллион кеше тәшкил итәчәк.

БМО хисабында Һиндстанда халык саны 2027 елда Кытайдагы халык саныннан артып китәчәк, ә Африканың Сахарадан көньякка таба яшәүчеләр саны ике тапкыр артачак диелә. Халык саны иң күбе тугыз илдә - Һиндстан, Нигерия, Пакстан, Конго, Эфиопия, Танзания, Индонезия, Мисыр һәм АКШта артачак. Әлеге илләрдә халык саны артса да, гомумән дөньяда туучылар саны кими бара. 1990 елда бер анага уртача 3,2 бала туры килсә, 2019 елда - 2,5 бала гына. Ә 2050 елга бу күрсәткеч 2,2 булыр дип фаразлана.

2050 елда Җирдә һәр алтынчы кеше 65 яшьтән өлкәнрәк булачак. 2018 елда һәр унберенче кеше 65 яшьтән өлкән булган. 2050 елга Европа һәм Төньяк Американың чирек халкы 65 яшьтән өстә булачак. Бу социаль тәэминәт, пенсия һәм сәламәтлек саклауга дәүләт чыгымнары артуга китерәчәк диелә хисапта.

XS
SM
MD
LG