Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Кырым һәм Акъярга чикләүләрне тагын бер елга озайтты


Чикләүләр Русия тарафыннан "канунсыз аннексиягә җавап буларак" кабул ителде диелә.

Европа берлеге Русия аннексияләгән Кырым һәм Акъярга чикләү чараларын тагын бер елга озайткан. Бу хакта Европа берлеге шурасы белдерүендә әйтелә дип яза ТАСС.

Европа берлегенең даими вәкилләре комитеты 12 июньдә үк хуплаган карарда бу чикләүләр Русия тарафыннан "канунсыз аннексияләүгә җавап буларак" кабул ителде диелә.

Беренче тапкыр 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң кертелгән чикләүләр аерым алганда ярымутраудан һәм Акъярдан азык-төлек импортын, Кырым икътисадына инвестицияләр, Кырым портына круиз корабларының керүне, кайбер технологияләр һәм тауарлар экспортын тыя.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный.

XS
SM
MD
LG