"Русия социалистик фиркасе" төбәк бүлеге Башкортстан башлыгы вазифасына намзәт итеп башкорт милли хәрәкәте активисты Рамилә Саитованы тәкъдим итте.
"Мөгаен мин башкорт милли хәрәкәтеннән тәкъдим ителгән бердәнбер намзәт булырмын. Әлбәттә минем програмда башкорт халкын кайгыртучы проблемнарны чагылачак - чын федерализмны торгызу, милли телне һәм мәдәниятне яклау.Аерым алганда, мәктәпләрдә башкор телен мәҗбүри укытуны торгызу өчен көрәшәчәкмен, яисә бу мәсьәлә гомумреспублика референдумында хәл ителергә тиеш. Гомумән минем програм милли проблематиканы гына үз эченә алмый. Мин үземне хокук яклаучы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак та күрсәтәм: гадел сайлаулар, экология, республика халкының сәяси, социаль һәм хезмәт хокукларын яклау. Әлеге хокуклар өчен көрәш – гомум демократик процесслар һәм ул барысы өчен дә бер", диде ул.
20 июнь көнне Рамилә Сәитова намзәт буларак теркәлү өчен республика сайлау комитетына үз документларын тапшырды. Ул республика башлыгы вазифасына чыгарылган унберенче намзәт булды.
Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрьдә узачак.