Соңгы атна Грузиядә халык активлыгы артты. Парламентара православие ассамблеясы утырышына килгән Русия думасы депутаты Сергей Гавриловның Грузия парламентында спикер кәнәфиендә утырып чыгыш ясаганнан соң, җәмгыять дөррәү протест белдерә башлады. 20 июнь кичендә парламент мәйданында 7-8 меңләп кеше җыелды, алар парламентка да бәреп керде. Протест чаралары көн саен дәвам итә.
Грузиядәге протест сәбәпләре нәрсәдә? Халык аңа нинди мөнәсәбәттә? Җирле халык Русиягә карата нинди хис-фикерләр белән яши? Бу хакта әлеге көннәрдә Тбилисида булган татар журналисты Эльвира Фатыйхова белән сөйләшеп алдык.
— Эльвира, әлеге вакытта Грузиядә, син булган урында вазгыять нинди?
— Тбилисида парламент янында халык җыела башлагач та, мәйданда бәрелешләр күзәтелсә дә, Батуми якларында андый-мондый хәлләр күзәтелмәде, барысы да тыныч, әйтерсең лә, башкалада вазгыять үзгәрмәгән дә халык парламентка бәреп керергә әзерләнми. Кешеләр үзара сөйләште, фикер алышты, әмма ниндидидер хәрәкәт булмады. Руставелли мәйданы, Иванашвили (Бидзина Иванишвили - хакимияттәге "Грузия хыялы" фиркасе җитәкчесе - ред.), Саакашвили (Михаил Саакашвили - Грузиянең элекке президенты - ред.) сүзләре автобуста, пляжда, кафеда, кибеттә, урам эскәмьәясендә – барысы да шуның турында сөйләшә.
Биредә һәр кеше дәүләте өчен җаваплылык тоя
Мин Батумидан ерак булмаган Чакви дигән авылда яшәдем, ул Тбилиси юлында. Гап-гади грузин гаиләсендә тукталдым. Кичә дә, бүген дә юлда Грузия байракларын беркеткән машиналар узганын күзәтәм. Кешеләр дәүләт, үз мәнфәгатьләрен яклап, Тбилисига, Руставелли мәйданына китте. Мин яшәгән грузин гаиләсе дә, аларның күршеләре дә Тбилисига китәбез, без өйдә ята алмыйбыз диләр. Бу Иванишвилины алып атуның яхшы мөмкинлеге дип аңлаталар. Без аннан туйдык диләр. Минем өчен кызык күренеш: биредә һәр кеше дәүләте өчен җаваплылык тоя. Менә шул бик кыйммәтле дә.Өлкәннәр дә, яшьләр дә сәясәт, илдәге вазгыять турында фикер алыша, кулыннан килгәнчә катнашыра тиеш, дигән фикердә алар.
— Батуми – туристик шәһәр. Анда Русиядән килеп ял итүчеләр шактый. Русия хакимияте бу хәлләр башлангач, иминлек өчен туристларга кайтырга, бармаска, туристик ширкәтләргә Грузиягә юлламаларны сатмаска киңәш итте. Русия туристларына карата мөнәсәбәт үзгәрдеме?
— Гаҗәп, әмма бу берничек тә чагылмады. Мин килгәндә безгә, туристларга, никадәр дустанә, ярдәмчел караш булган булса, шулай калды. Монда хәтта автобуста бушлай җилдереп алып кайталар, кафеда аркаңнан сөеп каршы алалар, шулай озаталар. Шулпада пешкән хинкали тишелгән булса, гафу үтенеп, хәтта акча да алмыйлар. Сыйлап чыгаралар, кешеләргә бик игътибарлылар. Әле дә бу мөнәсәбәт сакланды.
Путин – оккуппант, Русия – басып алучы дәүләт дигән язулар белән йөриләр
Әйе, Путин – оккуппант, Русия басып алучы дәүләт дип язулар белән йөриләр, ачыктан-ачык әйтәләр аны. Әмма хакимият белән кешеләр бер түгел икәнен аңлыйлар. Русиядән килүче турист хакимиятнең сәясәте өчен җавап бирмәгәнен беләләр, аңлыйлар.
Путинны бу чуашлышларга кадәр үк сөймиләр иде инде. Мөнәсәбәтләре бик тискәре. Әле нәфрәт тагын да артты дип саныйм. Очышлар туктатыла дигәч, грузиннарның фикерләре төрле булды. Кемдер кул гына селтәде. Русиянең гадәти халәте дип кенә бәя бирделәр. Русия туристлары болай да машиналарда килә, әллә ни үзгәрешләр булмас диделәр. Кемдер борчыла. Төрекләр тоткан кафеда булдым, хуҗасы белән сөйләштем. Алар менә хафага калган, пляж янынадга кафе өчен елына 40 мең түлибез, Русия туристлары килмәсә, чыгымнарны каплый алмаячакбыз дип сөйләделәр. Кешеләр Төркия, Әрмәнстан аша да оча алалар дип үзләрен тынычландыралар.
Гори шәһәрендә Сталин музеенда булдым. Грузия Сталинны үзенең хурлыгы дип кабул итә. Гомумән, Грузиядә Совет берлеге символикасы, мәсәлән, урак белән чүкеч тыелган. Русиядә нацистик символ тыелган кебек үк монда да СССРга шундый караш. Шуңа карамастан өлкәннәр арасында Cовет берлеге чорын сагынып искә алучылар бар. Хәзер бездә берни юк, ә элек бөтен әйбер бар иде диләр. Русиядә башка хакимият булса, ул башка илләр эшенә тыкшынмаса, безгә килеп бомбалар ташламаса, дустанә яшәп булыр иде, дип ышаналар. Абхазия-Грузия сугышы ул Русия-Грузия сугышы булды, безне Русия очкычлары бомбага тотты, диләр. Яшьләр исә бик катгый рәвештә Русиягә каршы. Ул алар өчен бары тик оккупант. Русия белән дус яшәү рәвешен алар бөтенләй күзалдына китерә алмый.
Русия белән араларны яңарта башлаганга, хакимияткә урысларны китергәнгә Иванишвилины яратмыйлар
2008 елданы хәлләрне грузиннар бик рәнҗеп искә ала. Горида 162 кеше һәлак булган. Русия-Грузия низагы зур яра калдырган. Михаил Саакашвили заманында урыс теле укытылу бетерелгән һәм Русия белән аралар өзелгән. Нәтиҗә буларак, хәзер 30 яшькә кадәрлеләр бөтенләй урысча белми. Алар туган телдә һәм инглизчә иркен сөйләшә. Кинотеатрларда урыс фильмнарын күрсәтелмәячәк дип әйтелде. Әмма яшьләргә урыс телле фильмнар кинотеатрда булды ни, булмады ни. Ул кинотеатрлар анда килеп, Русия пенсиясе яки бала пособиесы ала торып, диңгез һавасы сулап яшәүче Русия халкына гына кирәк. Андыйлар Грузиядә бик күп.
Алар аның бу гамәлен грузин халкына, Абхазия белән сугыш вакытында Русиянең тыкшынып, аларны бомбага тотуына, күпме грузинның үлеменә, гарип калуына төкерү дип кабул итәләр. Кинотеатрда урыс телле фильмнарны юк итү чарасызлыктан бирелгән сәдака гына.
— Ә Русия туристлары бу хәлләрне ничек бәяли? Ике арадагы мөнәсәбәт турында нинди фикерләр әйтәләр?
— Русия туристлары Русия сәясәтенә ияләнеп беткән дип аңалдым. Күршеләр белән тыныч яши белмиләр дип кенә төкеренәләр. Чөнки барысы да грузиннарның туристларны аермаганын, барысына да тигез дустанә карашта булганын үз күзләре белән күрде. Тыныч бит барысы да. Путин кайтыгыз дисә берсен дә чыгып киткәнен күрмәдем. Барысы да пляжда ята, кафеларда сыйлана. Инде берничә ай биредә яшәүче урыс гаиләсе минем Путин бит кайтырга кушты, нишлисез дигән сорауга "Кайтмыйбыз, монда рәхәтрәк, тотрыклыларак", дип җавап бирде. Тбилисига барып кайтучылар булды, алар Руставеллида булган вазгыятьрне күргән, без куркып кайттык, Русиядән булган туристларга карата мөнәсәбәт тискзре диделәр. Ерак тору хәерлерәк дип әйттеләр.
Русия өчен оялу бармы – белмим, әмма халык ияләнгән инде мондый сәясәткә. Төркия, Мисыр белән булды бит инде андый хәлләр Мәскәүдән очышлар тоткарланганы турында ишетелде, Батуми һава аланында ыгы-зыгы диделәр. Әмма Казан белән Батуми арасындагы очышлар таквим нигезендә бара.
— Гомумән Грузия нинди фикерләр уятты?
— Мин бу илне өйрәнү максаты белән килдем. Пляжда ятмадым да дисәң була. Ил хәерчерәк яши. Кешеләрнең күпчелеге Михаил Саакашвилиның кайтуын тели. Күпме грузин белән сөйләштем, бары тик берсе генә Иванишвилины хуплады. Әгәр Русия дәүләт думасы депутаты парламент спикеры урынына килеп утырмаган булса да, бу ыгы-зыгы, ризасызлык белдерү барыбер калкып чыккан булыр иде. Кешеләр туйган дип аңладым. Халык Иванишвилины ачыктан-ачык карак ди, берни эшләми дип бәяли. Саакашвили тырышлыгы белән Грузия туристик илгә әверелде, 15 гидроэлектростанциясе төзелде, Ә Иваншвили нишләде дип сорау куялар. Кешеләр сәяси вазыгять белән риза түгел, иртәме, соңнмы бу килеп чыгасы иде.
Кешеләр тели икән, урамга чыга. Бу – аларның хокуклары
Биредә ачыктан-ачык фикер белдерү бар һәм кешегә үз идеясе, фикере өчен басым ясалмый, репрессия машинасы кешене юк итми. Кешеләр тели икән, урамга чыга. Бу – аларның хокуклары. Һәм бу хакта барысы да белә. Бездә кеше үз фикерен әйтә икән, күршеләре, туганнары аша үч алалар, аларга басым ясап, кешенең авызын яптыралар.
Бездә кешеләр оеша алмый, ә монда бу гадәти хәл. Кайсы авылдан җыелып килеп татар телен яклап урамга чыктылар? Казанда да халык оеша алмый, барысы да куркытылган. Русия кешеләре биредәге демокрартия шартларын күз алдына да китерә алмый.
Кешеләр йорты, авылы, шәһәре, дәүләте өчен җаваплы. Шул җаваплылык белән яшиләр, алга таба баралар. Биредә штрафлар зур. Кешеләр шуннан да курка, тәртип булырга тиеш дип саныйлар. Аннары монда кешегә кешечә мөнәсәбәт, без андыйга ияләнмәгән.
- Грузиядә протестлар Русия думасы депутаты Сергей Гавриловның Грузия парламентында спикер кәнәфиендә утырып чыгыш ясаудан соң кабынып китте. Шуңа күрә еш кына әлеге протест чараларын "Русия оккупациясенә каршы" дип тә атыйлар.
- 20 июнь кичендә парламент каршындагы мәйданда 7-8 меңләп кеше җыелды. Протест белдерүчеләр парламент рәисе Ираклий Кобахидзе, Эчке эшләр министры Георгий Гахарий һәм Дәүләт иминлеге хезмәте башлыгы Вахтанг Гомелаурины вазифадан китүен таләп итте. Бераз вакыт узгач, урам чарасында катнашучыларның бер өлеше Грузия парламенты бинасына бәреп кергән. Полиция көч һәм махсус чаралар кулланып, протестчыларны парламенттан һәм мәйданнан кысрыклап чыгарды. Бәрелешләрдә 300дән артык кеше зыян күргән. Шуннан соң протест чаралары кич саен дәвам итә.
- 21 июньгә каршы төндә бер төркем протестчы Грузиянең хакимияттәге "Грузия хыялы – Демократик Грузия" фиркасенең штаб-фатирын җимергән. Демонстрантлар фирка туграсы төшкән байракларны яндырган. 21 июнь көнне Грузия парламенты рәисе вазифасыннан китте. Бу протест белдерүчеләрнең таләпләрнең берсе иде.
- Җомга кичендә Русия президенты Владимир Путин 8 июльдән Русия һава ширкәтләренә Грузиягә очуны тыйды. Тыюның "дәүләт иминлеген тәэмин итү максатыннан" кабул ителүе әйтелде. Моннан тыш президент туризм операторларына Грузиягә турларны сатуны туктатырга киңәш итә. Алай гына түгел, кирәк булган чакта Роспотребнадзор оешмасы да кинәт кенә "грузин шәрабының сыйфаты начараюын" хәбәр итте. "Сыйфатсыз продукция Русиягә кертелми", ди оешма.
- Күрәсең, моңа җавап буларак, 20 июньнан башлап Грузия кинотеатрлары урыс телендә фильмнар һәм анимация күрсәтүдән туктады. "Фильмнарны хәзер грузин һәм инглиз телләрендә карап булачак", диде Тбилиси кинотеатрлары ассоциациясе.