Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айгиз Баймөхәммәтов: "Тел модада булсын өчен заманча эшләргә кирәк"


Айгиз Баймөхәммәтов
Айгиз Баймөхәммәтов

Дөнья башкортлары корылтаенда делегатларның күбесе мөнбәрдән чыгыш ясый алмады. Азатлык шуларның кайберләре белән әңгәмәләр корды.

Корылтайда катнашкан яшь башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов мондый җыенда яшьләргә игътибар күбрәк булырга тиеш дип саный һәм яшь башкорт активистларына үз сүзләрен әйтү мөмкинлеген бирмәү белән килешмәвен әйтте. ​

– Бүген башкорт яшьләрен нәрсә борчый, корылтайда нинди мәсьәләләр күтәрелергә тиеш?

– Яшьләр бүгенге көн җилләрендә югалып калмаска тели. Совет чорында яшьләргә эш булган, тормышка җайлашырга җиңелрәк булган диләр. Дөресен әйтергә кирәк, бүген яшьләргә авырырак. Аларны дәртләндерү, аларга терәк булу мәсьәләләре күтәрелергә тиеш. Өлкәннәр тормышта инде үз урыннарын тапкан, алар хөрмәтле кешеләр. Безгә яшьләрне кайгыртырга кирәк. Милләтнең киләчәге өчен аларга аеручы игътибар булырга тиеш.

– "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов корылтайга кертелмәде, башка сайланган башкортларны да оештыручылар корылтайда катнашучылар исемлегеннән сызып атты. Бу турыда ишеттегезме һәм моны ничегрәк бәялисез?

– Мин бу турыда берни дә ишетмәдем. Кызганыч, берни белмим, шуңа күрә берни дә әйтә алмыйм.

– Башкорт оешмасы рәисе урынбасары Илмир Мөхәммәтҗанов бу күренешкә ризасызлык белдереп кычкырды һәм оештыручылар аны микрофон янына чакырдылар. Әмма микрофон янына барганда аны куәт оешмалары корылтайдан көч белән алып чыгып китте.

– Бик матур күренеш булмады, әлбәттә. Егеткә сүзен әйтү мөмкинлеге бирмәделәр.

– Башкорт яшьләре башкорт телен, башкорт милләтен якларга никадәр әзер? 2017 елда милли телләрне мәктәпләрдән кысрыклап чыгару башлангач башкорт яшьләре урамнарда курайлар уйнап ризасызлык белдергән иде. Бу көрәш дәвам итәме?

– Эш дәвам итә. Һәркем үзенчә өлеш кертә. Бәлки барысы да митингка чыкмыйдыр. Барысы да курайда уйный белмидер дә. Әмма рух һәм тел аның күңелендә яши. Мәсьәлән минем беркайчан да андый чараларда катнашканым юк. Мондый чаралар да кирәктер, әлбәттә.

– Язучы буларак, яшьләрне телгә, әдәбиятка ничегрәк җәлеп итәргә кирәк дип саныйсыз?

– Кызыклы фильмнар төшерергә, кызыклы әсәрләр язарга кирәк. Миңа еш кына башкорт булмаганнар арасында чыгыш ясарга туры килә. Арада башкортлар арасында шундый кызыклы әсәрләр язучылар булуына соклану белдерүчеләр була. Шулай итеп үзеңнең сәнгатеңә, әдәбиятыңа игътибарны арттырып була. Һәр кеше үз өлкәсендә шулай үзенчә тырышырга тиеш.

– Федераль үзәкнең милли сәясәте нинди булырга тиеш, бүгенге процесслардан сез канәгатьме?

– Төрле вакытлар була. Ризасызлык уяткан яклары да, ошаган яклары да бар. Әмма халыкларның телен кысарга, халыкларның үзбилгеләнешенә киртәләр куярга ярамый. Русиядә урыс телле булмаган күпме халык яши, алар үзе бер мәмкәләт кебек зур байлык бит. Кыргызстан дәүләтендә, ялгышмасам, кыргызлар биш миллион, ә Русиянең үзендә генә дә биш миллион татар яши. Аларның телен кемнеңдер чикләве бик начар күренеш. Башкортлар белән дә шул ук хәл. Корылтайның пленар утырышында бик яхшы фикер әйтелде: шушындый шартларда халыклар үзаңнарын югалтмас өчен бер-беренә терәк булырга тиеш.

– Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров башкорт теле модада булырга тиеш дип чыгыш ясады. Шәһәрдә башкорт мохите бармы? Автобус, хастаханә, даруханә, кафеда башкортча сөйләшәләрме?

– Сөйләшәләр. Бездә күпләп яшәгән башкортлар һәм татарлар бер-берләрен бик яхшы аңлыйлар. Бездә туган телдә сөйләшүне мода итеп күрүче буын үсте, өйрәнергә теләгән, телен белгән яшьләр бар. Үз телләрен белмәгән башкортлар да бар. Андыйлар барлык халыкларда да бар. Әмма бөтен кеше турында да алай әйтеп булмый. Телне модага әйләндерү тәкъдиме белән мин килешәм. Бертуган апамның балалары башкорт гимназиясендә укый. Аларга өй эшләре бирәләр. Шәһәрдә яшәгәнгә, алар өй эшләрен аңлый алмыйлар. Әниләре дә аңлый алмый. Аннан миңа мөрәҗәгать итәләр. Югары белемле филолог булсам да, аны мин дә белмим. Шул кадәр катлаулы эшләр бирәләр һәм ул телдән биздерүгә китерә. Яки әдәбият програмын төзегәндә Октябрь инкыйлабына, күмәк хуҗалыклар төзүгә артык күп игътибар бирәләр. Андый програм нигезендә укыганда кешенең дә башкорт әдәбиятына игътибары кими. Менә шул икән безнең тел, менә шул икән безнең әдәбият дип уйларга мөмкиннәр. Тел модада булсын өчен заманча эшләргә кирәк, эш андый күңелсез итеп оештырылырга тиеш түгел.

XS
SM
MD
LG