"Донецки халык республикасы" һәм "Луһански халык республикалары" фетнәчеләре дүрт украин әсирен "Оппозиция платформасы - Тормыш өчен!" фиркасе башлыгы Виктор Медведчукка тапшырган. Аларны якын араларда ватаннарына кайтарачаклар диелә.
Әсирләрне тапшыру чарасы Мински һава аланында узган. Үзбилгеләнгән республикалар вәкилләре шулай ук азат итү турында документлар һәм хәрбиләрнең паспортларын да бирде ди Медведчук.
Дүрт хәрби әсирне азат итү турында 27 июньдә билгеле булды. Бу мәсьәләдә килешүгә "Оппозиция платформасы - Тормыш өчен!" башлыгы һәм Владимир Путин кодасы саналган Владимир Медведчук ирешкән диелә. Медведчук тарафдары, "Оппозиция платформасы" белән кушылган "Тормыш өчен!" хәрәкәте лидеры Вадим Рабинович "ДНР" һәм "ЛНР" азат иткән хәрбиләрнең исемлеген чыгарды. Фетнәчеләр контролендә булган төбәкләрдә алар Донецки һәм Луһански республикарына каршы хәрби гамәлләрдә катнашулары өчен 12 елдан 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән иде.
- Донбасстагы низагны җайга салу уңаеннан Мински сөйләшүләре июнь башында хакимияткә Владимир Зеленский килгәч яңартылды.
- Украинада 21 июльдә узачак парламент сайлауларына әзерлек бара. Социологлар сораштыруына караганда, "Оппозиция платформасы - Тормыш өчен!" фиркасе икенче урын алырга мөмкин.