Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мәхкәмә "Бердәм Русия"не мыскыл итү турындагы эшне туктаткан


Хөкемдар фирка эшчәнлегенә тискәре бәя бирү канун бозу түгел дип карар иткән һәм административ эшне туктаткан.

Татарстанның Сарман районы мәхкәмәсе "Бердәм Русия" фиркасен мыскыл итү турындагы эшне, канун бозу булмау сәбәпле, туктаткан.

Хакимиятне хөрмәт итмәү турында яңа канун нигезендә административ эш Максим Семинга ачылган булган. Ул бу елның 29 мартында "Вконтакте"дагы "Типичный Джалиль" паблигында "Злой памбур" исеме белән "Бердәм Русия"не хурлап пост калдырган. Беркемтәдә "пост җәмгыятькә, дәүләткә һәм дәүләт оешмаларына ихтирамсызлык күрсәтү белән сугарылган" диелгән.

Семин мондый постны язуын кире какмаган, әмма мәхкәмәгә килмәгән. Мәхкәмә утырышында хөкемдар Семин сүзләрендә фирка эшчәнлегенә "тискәре бәя бирү бар" дип таныган.

Әмма "теге яки бу фирканең эшчәнлегенә, аның әгъзаларына, шулай ук хакимият вәкилләренә тискәре бәя бирү административ канун бозулар кодексының 20.1 маддәсендә каралган хокук бозу билгесе булып тормый", дип административ эшне туктатырга карар кылган.

Соңгы айда Русиядә хакимиятне хөрмәт итмәү өчен 20 администартив эш ачылган. Гадәттә мәхкәмәләр мондый эшләр нигезендә 30 мең сум күләмендә штраф сала.

Русия президенты Владимир Путин хакимиятне мыскыллаган өчен штраф җәзасы бирү канунын 2019 елның 18 мартында имзалаган иде.

XS
SM
MD
LG