Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes "Хакимият һәм акча" рейтингына Татарстанның биш түрәсен һәм депутатын керткән


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Рейтинг төзегәндә 2018 елгы декларациядәге гаилә кереме исәпкә алынган. Татарстаннан исемлеккә биш кеше эләккән. Алара арасында Рөстәм Миңнеханов та бар, ул 92нче урында.

Русиянең 100 иң бай түрәсе һәм депутатлары арасында Татарстаннан республика президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Шурасы депутатлары Вячеслав Зубарев һәм Анастасия Колесова, Татарстаннан Русия Думасына сайланган Айрат Хәйруллин һәм Әлфия Когогина бар. "Хакимият һәм акча" дип аталган еллык рейтингны Forbes төзегән.

Рейтинг төзегәндә 2018 елгы декларациядәге гаилә кереме исәпкә алынган. Рейтингка эләккән 100 кешенең кереме 71 млрд сум тәшкил иткән.

Татарстаннар арасында иң югары урынны Татсоцбанк идарәсе рәисе, депутат Анастасия Колесова алган. Аның гаилә кереме 593 млн сум, шәхси кереме 422 млн сум тәшкил иткән һәм ул 21 урынга билгеләнгән. 37нче урында – "ТрансТехСервис" ширкәте җитәкчесе, депутат Вячеслав Зубарев. Аның гаилә кереме үзенең шәхси кеременә тәңгәл диярлек.

Рөстәм Миңнеханов 92нче урында. Татарстан президенты үзе 8,5 млн сум гына декларацияләгән, әмма гаилә кереме 163 млн сум булган. Әлфия Когогогина 95нче урында, Айрат Хәйруллин – 96да.

Рейтинг лидеры – Владимир өлкәсе парламенты депутаты, "Владимирский стандарт" ширкәтләре төркеменә нигез салучы Павел Антов. 2018 елда аның кереме 10 млрд сум тәшкил иткән. Икенче урында – "Южуралзолото" ширкәте хуҗаларының берсе Константин Струков. Аның кереме 4,46 млрд сум булган. Белгород өлкә думасы депутаты, "Славянка" кондитер фабрикасы хуҗасы Сергей Гусев өченче урында (2,8 млрд сум).

XS
SM
MD
LG