Accessibility links

Кайнар хәбәр

Virgin Galactic галәмгә туристик очышларны бер елдан башларга җыена


Unity корабының сынау очышы
Unity корабының сынау очышы

Туристик очышта катнашуга инде 2,5 мең кеше гариза биргән. Мондый очыш бәясе 250 мең доллар тәшкил итә.

Британ миллиардеры Ричард Брэнсонның Virgin Galactic ширкәте бер елдан соң галәмгә туристик очышларны башларга җыена. Моны тормышка ашыруга ширкәт хиссәләрен фонд биржаларында урнаштыру ярдәм итәргә тиеш, бу беренче очышларга кирәк булган капитал китерәчәк. Ширкәт хиссәләре биржага бу ел чыгарга тиеш.

Хәзерге вакытта орбита әйләнә сәфәрдә бер урын бәясе 250 мең доллар тора. Очыш ике сәгать чамасы барыр, дип көтелә. Бәя югары булуга карамастан, очышларда катнашу гаризасын инде 2,5 меңнән артык кеше тапшырган.

Unity дип аталган Virgin Galactic галәм корабы ике пилот белән алты юлчыны сыйдыра ала. Unity ракет моторы 13 чакрым биеклектә кабызыла, анда җиһаз очкычтан аерылачак. Кораб тавыш тизлеген өч тапкыр арттырган тизлеккә ирешә һәм 100 чакрым биеклеккә күтәрелә. Юлчылар анда авырлыксызлык халәтен кичерә алачак.

Ширкәт идарәчесе Һамат Палихапития сүзләренчә, әлеге туризм төре бер ел дәвамында табышлы булачак. 2019 ел башында Virgin Galactic суборбиталь биеклеккә ике сынау очышын оештырган иде, анда биш кеше катнашкан, ике очыш та уңышлы үткән.

Ричард Брэнсон сүзләренчә, галәм туризмы башлануы табыш алуга корылган авиация башлануын хәтерләтә. Ул вакытта да трансатлантик очышлар йөзләрчә мең доллар торган. Галәм туризмына бәяләр тиз төшә барачак, дип саный ширкәт башлыгы.

XS
SM
MD
LG