Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләр милләтара бәрелешләрдән ныграк курка башлаган


Пенза өлкәсе Чемодановка авылында җирле халык белән чегәннәр арасындагы бәрелештән соң
Пенза өлкәсе Чемодановка авылында җирле халык белән чегәннәр арасындагы бәрелештән соң

Куркуның артуына Пенза өлкәсендәге Чемодановка авылында җирле халыкның чегәннәр белән сугышуы сәбәп булган диелә.

Милләтара низаг нигезендә бәрелешләр чыгу ихтималы бар дип санаучы русияләр саны 2017 елдагы 19 проценттан хәзер 31 процентка җиткән. Бу хакта Левада үзәге сораштыруларына сылтанып "Ведомости" яза.

Кырым аннексиясеннән соң милләтара бәрелешләрдән куркучылар саны ел саен кимеп барган, ә Көнбатышка каршы кәефләрнең сүрелүе ксенофобия артуга китергән дип искәртә басма. Үзләре яшәгән төбәкләрдә мондый бәрелешләр булырга мөмкин дип санаучы респондентлар саны 2017 елдагы 8 проценттан 15 процентка җиткән.

Шул ук вакытта күпчелек русияләр (64%) милләтара бәрелешләр булуы бүгенге көндә мөмкин түгел дип белдерә. 83 проценты мондый бәрелешләрне үзләре яшәгән төбәктә була алмый дип саный.

Мондый куркулар гадәттә милләтара низаглардан соң туа. 2013 елда Мәскәүдәге Бирюлево бистәсендәге милләтара ызгыштан соң русияләрнең 62 проценты милләтара бәрелешләр булырга мөмкин дип курку белдергән иде.

Күрсәткечнең артуына бу юлы Пенза өлкәсендәге Чемодановка авылында җирле халыкның чегәннәр белән сугышуы сәбәп булган диелә.

Былтыр Башкортстанның Баймак районы Темәс авылы янындагы таш карьерында эшләүче, чит төбәктән килгән кешеләр белән авыл кешеләре арасында сугыш чыккан иде.

XS
SM
MD
LG