Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: җанисәпкә прокуратура тыкшынса, кыен булачак


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

2020 елда узачак җанисәптә прокуратура тыкшыну куркынычы бар, ди Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул татар теле буенча прокурорларның тискәре тәҗрибәсе кабатланырга мөмкин дип саный.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылышка йомгак ясап, татар теле язмышы белән җансәпкә тукталды. "Депутатлар телләр мәсьәләсенә ике тапкыр тукталды. Депутатларның борчылып чыгыш ясавы Татарстанда милләт ара дуслыкның мөһим булуы турында сөйләде, тел буенча күпмилләтле илне какшатырга ярамаганлыгын әйтте. Русия генераль прокуратурасы кушуы белән прокуратура бик ярдәм итте. Прокуратураның эшең уңай бәяләмәс идем. Хәзер әкренләп бу мәсьәләне төзәтәбез", диде ул һәм Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән полилингваль гимназияләрне телгә алды.

"Прокуратура моның кирәкле бурыч икәнен аңлар дип уйлыйм. Укытучылар бик яралы кешеләр. Күпме кеше эшсез калды, күпме кешенең күңеле төште" дип Фәрит Мөхәммәтшин прокурорларга шелтә белдерде.

Татар теленә басым булган сыман, 2020 елда узачак җанисәп вакытында да кабатланырга мөмкин, дип саный Мөхәммәтшин. "Әгәр дә прокуратурага бу эшне йөкләсәләр, бик катлаулы булачак. Башта прокурорлар белән тәрбия эшләре алып барырга кирәк. Халык санын арттырып язу максат түгел, ә исән кешеләрне дөрес итеп санап, кирәк икән, милләтләрен дә сорарга кирәк" диде Мөхәммәтшин.

XS
SM
MD
LG