Accessibility links

Русиядә хокук яклаучы Наталья Эстемированы искә алу чаралары уза


Наталья Эстемирова
Наталья Эстемирова

Наталья Эстемирова моннын ун ел элек Төньяк Кавказда үтерелде.

Бүген "Мемориал" хокук яклау оешмасы хезмәткәре Наталья Эстемирова үлеменә ун ел тулды. Ул Төньяк Кавказда үтерелде. Мәскәүдә хокук яклаучыны искә алып пикетлар һәм чаралар уза.

Эстемирова куйган хезмәт ярдәмендә Икенче чечен сугышы вакытындагы җинаятьләрне, шул исәптән чечен һәм Русия куәт оешмалары махсус чаралары вакытындагы хокук бозуларны ачыклау мөмкин булды.

"Мемориал" хокук яклау үзәгендә Эстемирова үтерелгәннән соң җирле халык хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итүдән туктады, ә Чечняның үзендә эзәрлекләүләр дәвам итте дип саныйлар. Аерым алганда халыкка ярдәм итүче мобиль төркем даими һөҗүмнәр сәбәпле республикадан китәргә мәҗбүр булды. Ә Эстемирова варисы булып калган хокук яклаучы Оюб Титиевны наркотик саклау маддәсе нигезендә хөкемгә тарттылар.


2009 елның 15 июлендә Эстемирова Чечнядә урланып соңырак аның мәете күрше Ингушетиядә табылды. Җинаятьне кылучылар әле дә табылмаган.

Элегрәк “Мемориал” хокук яклау үзәге бу җинаять өчен Чечня башлыгы җаваплы дип белдерде. Эстемирова хезмәттәшләре сүзләренчә, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров шәхси сөйләшүләр вакытында аңа янаган.

XS
SM
MD
LG