Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторы ФБРдан Русиянең FaceApp әсбабын тикшерүне сорады


Аеруча соңгы атналарда популяр булып киткән әлеге әсбаб кеше фотоларын үзгәртеп, аларны яшьрәк яки картрак күрсәтә ала. 
Аеруча соңгы атналарда популяр булып киткән әлеге әсбаб кеше фотоларын үзгәртеп, аларны яшьрәк яки картрак күрсәтә ала. 

FaceApp әсбабын ясаган Wireless Lab ширкәте Петербурда урнашкан.

АКШ Сенатында Демократик фирка җитәкчесе Чак Шумер ФБР һәм Федераль сәүдә комиссиясен Русиянең FaceApp әсбабын тикшерүне сорады. Аеруча соңгы атналарда популяр булып киткән әлеге әсбаб кеше фотоларын үзгәртеп, аларны яшьрәк яки картрак күрсәтә ала.

Үз Twitter-ында бастырган хатында Шумер миллионнарча американ мәгълүматының "дошмани чит ил дәүләтенә" бирелә алуын борчулы дип атый. Сенатор сүзләренчә, ул әлеге әсбабны кулланучыларның шәхси мәгълүматы иминлеге өчен борчыла.

FaceApp әсбабын ясаган Wireless Lab ширкәте Петербурда урнашкан. Ширкәт кулланучылар мәгълүматын Русия хакимиятенә тапшырмавын белдерде. Әсбабка йөкләнгән фотосурәтләр AWS һәм Google Cloud "болытлы саклагычларында" 48 сәгать саклана, шуннан соң бетерелә диелә. FaceApp вәкилләре кулланучылар мәгълүматын өченче затларга сатмау һәм бирмәүләрен белдергән.

FaceApp – нейрочелтәр ярдәмендә эшләүче, фотосурәтләрне эшкәртә алучы кушымта. Аның ярдәмендә фотодагы кешене яшьрәк яки картрак итеп була.

Әсбаб 2017 елда чыккан, аны әзерләгән Wireless Lab ширкәтен "Яндекс"ның элекке хезмәткәре Ярослав Гончаров җитәли. Соңгы атналарда FaceApp Әсбабы янә популяр булып китте һәм вирус кебек тарала башлады.

XS
SM
MD
LG