Ярославльдә җирле колониядә газаплаулар турында белдергән элекке тоткын Евгений Макаров 9 тәүлеккә сак астына алынган. 16 июль көнне аны административ күзәтүне (надзор) бозган өчен изоляторга япканнар дип хәбәр исә «Яркуб» басмасына Макаров адвокаты Ирина Бирюкова.
Юрист сүзләренчә, 26 июнь – үзенең туган көнендә Макаров дуслары белән очрашыр өчен кичке 11дә өенең ишегалдына чыккан һәм шунда аны хокук саклаучылар эләктереп алган. Административ күзәтү тәртибе нигезендә, элекке тоткынга кичке уннан соң фатирдан чыгу тыела.
Макаров төрмәдән узган елның октябрендә азат ителде. Мәхкәмә аңа өч ел күзәтү тәртибе кертте.
Узган елны 20 июль көнне "Новая газета" басмасы Ярославльнең 1-нче колониясендә тоткын Евгений Макаровны кыйнау һәм газаплау видеоязмасын чыгарды. Материалда кыйнауда катнашкан 17 хезмәткәр исеме дә китерелде. Видеоны чыгару нәтиҗәсендә Тикшерү комитеты җинаять эшен ачты. Колония җитәкчелеге видеода булган хезмәткәрләрне вакытлыча эштән алды.