Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә шәһәр думасына сайлауга теркәлә алмаган бәйсез намзәтләрнең каршылык чарасы узды


Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар

Митингка килүчеләр бәйсез намзәтләрне сайлауда катнаштыруны таләп иткән.

Мәскәү үзәгендә Сахаров проспектында шәһәр думасына сайлауга теркәлә алмаган бәйсез намзәтләрнең митингы узды. "Белый счетчик" мәгълүматларынча, чарада 22 меңләп кеше катнашкан.

Митингка килүчеләр бәйсез намзәтләрне Мәскәү думасына сайлауда катнаштыруны таләп иткән. Чарада теркәлмәгән намзәтләр һәм сәясәтче Алексей Навальный катнашкан. Навальный 27 июльдә мэрия каршында зур митинг оештырырга тәкъдим иткән.

14 июльдән бирле Мәскәүдә шәһәр думасына сайланырга теләгән бәйсез намзәтләр чаралары уза. Алар сүзләренчә, сайлау комиссияләре сайлаучылар имзаларын максатчан танымый, әлеге карарны сәяси һәм канунсыз дип атый.

Сайлау 8 сентябрьгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG