Accessibility links

Казан метросының икенче сызыгы төзелә башлады


Казанда 2018 елда ачылган "Дубравная" метро станциясе
Казанда 2018 елда ачылган "Дубравная" метро станциясе

Әлегә дүрт станция төзү күздә тотыла. Метроның икенче сызыгында барлыгы 12 станция булачак дип көтелә.

Казанда метрополитенның икенче сызыгын төзү эшләре башланды. Моның турында мәгълүматны медиа чараларына "Казметрострой" җитәкчесе Марат Рәхимов белдергән.

Әлегә аның дүрт станциясен төзү күздә тотыла: "Юлиус Фучик урамы", "Унынчы микрорайон", "ТАССР 100 еллыгы" һәм "Академик Сахаров урамы". "Унынчы микрорайон" станциясе – Завойский урамында, "ТАССР 100 еллыгы" станциясе – Ломжа урамында урнашачак, дип хәбәр ителә.

Бу атнада Казан генпланы өлгесендә Казан метросында барлыгы 26 яңа станция планлаштыруы билгеле булды. Метроның икенче сызыгы 12 станция тәшкил итәчәк. Метроның икенче сызыгы төзелешенә 2019−2021 елларда Татарстан җитәкчелеге 3 миллиард сум бүлеп бирергә җыена.

2018 елда Казанда метроның "Дубравная" дип аталган 11нче станциясе ачылды. Аны төзү өчен Татарстан бюджетыннан 5,2 млрд сум бүленде, станцияне якынча 5 ел көткәннәр.

Казан метрополитены 2005 елда ачылган.

XS
SM
MD
LG