Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Әр-Рәхим мәчете төзелеше торгызылган


Төзелеп килүче Әр-Рәхим мәчете
Төзелеп килүче Әр-Рәхим мәчете

Аның төзелеше моннан өч ел элек туктап калган иде.

Уфада 2016 елда Салават Юлаев проспектында туктап калган Әр-Рәхим Җәмигъ мәчете төзелеше торгызылган. Newsbash.ru хәбәр итүенчә, булачак мәчет янында техниканың эшли башлавы турында Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров белдергән.

Әр-Рәхим мәчете 2007 елда салына башлаган иде. Ләкин Башкортстан мөселманнарының диния нәзарате белән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.

Узган ел азагында Башкорстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның "Урал" хәйрия вакыфы Уфада төзелеп килүче җәмигъ мәчетенә янә акча бирә башлаячагы турында билгеле булды.

XS
SM
MD
LG