Соңгы җиде елда урам чарасында бу кадәр күп кешенең тоткарланганы юк иде әле диелә.
Хакимият белән килештерелмәгән чарага, полиция белдерүенчә, 3500-ләп кеше, шул исәптән чараны яктыртачакларын алдан хәбәр иткән 700-ләп журналист һәм блогер килгән.
Чара хакимият теркәүдән баш тарткан намзәтләрнең Мәскәү мериясе янында сайлаучылар белән очрашуы буларак оештырылды, хакимият моңа ризалык бирмәгән иде. Ул намзәтләрнең күпчелеге чара башланганчы ук тоткарланды һәм чарага килә алмады.