Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә шимбә узган протест чарасыннан соң 40 кеше сак астына алынган


Мәскәүдә протест чарасында тоткарлаулар
Мәскәүдә протест чарасында тоткарлаулар

Мәскәү мәхкәмәләрендә 27 июльдә протест чарасында тоткарлаунчыларның административ эшләре карала. 40 кеше сак астына алынды, 79 кешегә штраф салынды. Хокук бозу турында барлыгы 200дән артык административ беркетмә төзелгән.

Мәскәү үзәгендә шимбә узган килештерелмәгән протест чарасыннан соң мәхкәмәләр беренче көндә сак астына алу турында 40 карар чыгарган. Иң зур мөддәтне туры эфир вакытында тоткарланган "Навальный Live" алып баручысы Владимир Милов алган, аңа 30 тәүлек бирелгән.

Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Иван Жданов һәм тагын өч кеше 15 тәүлеккә сак астына алынган. Калганнар өч тәүлектән 30 тәүлеккә кадәр ябылган дип хәбәр итә "ОВД-Инфо" хокук яклау порталы.

Сак астына алыунчылар арасында Мәскәү шурасына сайлауларга теркәлмәгән намзәтләр Илья Яшин һәм Константин Янкаускас бар. Аларга 10 һәм 7 тәүлек бирелгән.

Сишәмбе иртәнгә булган мәгълүматларга караганда, Мәскәү мәхкәмәләре 79 кешегә җәмгысе бер миллион сумнан артык штраф салган. Кимендә өч очракта 150 мең сумлык штраф салынган. Аларның берсен Pussy Riot төркеме вәкиле Мария Алехина алган.

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе белдерүенчә, шимбә чарасыннан Русия башкаласы мәхкәмәләренә административ хокук бозулар турында 200дән артык беркетмә килгән.

Тоткарланучыларның берсенә Росгвардия хезмәткәренә карата көч куллануда гаепләү белдерелгән. Тикшерү мәгълүматына караганда, Евгений Коваленко ОМОН вәкиленә чүп чиләге ыргыткан. Ул үз гаебен таныган һәм 27 сентябрьгә кадәр сак астына алынган.

  • 27 июльдә Мәскәүдә шәһәр шурасына сайлауны гадел итеп уздыруны, бәйсез намзәтләрне дә теркәүне таләп узган урам чарасы узды. Хокук яклаучылар исәпләвенчә, анда 1373 кеше тоткарланган. Аларның 200дән артыгы төнне полиция бүлекләрендә уздырган. Протестта катнашучы 70тән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
XS
SM
MD
LG