Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия юстиция министрлыгы Страсбург мәхкәмәсенең Эльвира Дмитриевага 15 мең евро түләү карарын шикаять иткән


Эльвира Дмитриева
Эльвира Дмитриева

Русия юстиция министрлыгы Эльвира Дмитриевага карата "Он вам не Димон" чарасы белән бәйле административ җәзаны кануни дип саный.

Русия юстиция министрлыгы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең апрель аенда Алексей Навальныйның Казан штабы башлыгы Эльвира Дмитриевага 15 мең евро компенсация түләү карарын шикаять иткән. Әлеге карар быел апрельдә 2017 елның 26 мартында коррупциягә каршы "Он вам не Димон" дип аталган митинг уздыру белән бәйле чыгарылган иде.

"Русия юстиция министрлыгы "Эльвира Дмитриева Русиягә каршы" эшен Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең Зур пулатына тапшыру турында мөрәҗәгать җибәрде. Анда мәхкәмәнең Русия хакимиятләре Европа кеше хокукларын һәм төп ирекләрен яклау конвенциясенең маддәләрен бозган дип чыгарылган нәтиҗәсе шикаять ителде", дигәннәр Idel.Реалиига министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Мөрәҗәгатьтә Дмитриеваны административ җаваплылыкка тарту кануни, Конвенция маддәләренә каршы килми диелә.

Эльвира Дмитриева юстиция министрлыгының Страсбург мәхкәмәсе карары белән килешмәве көтелгән хәл дип белдерә. "Русиядән Страсбургка килгән шикаятьләрнең санының күплеген исәпкә алганда, хакимиятләрнең үз хаталары өчен түләргә теләмәүләре аңлашыла. Шулай да мине яклап чыгарылган карар Зур пулатны канәгатьләндерер дип ышанам", дигән Эльвира Дмитриева.

2017 елның 26 мартында Казанның "Крылья Советов" паркында коррупциягә каршы митинг узды. Чара Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды чыгарган "Он вам не Димон" фильмыннан соң башланган кампания кысаларында бөтен Русиядә оештырылды.

Казан хакимиятләре митингны килештерелмәгән дип санады. Әмма Вахитов районы мәхкәмәсе шәһәр башкарма комитетының чарага рөхсәт бирмәвен канунсыз дип таныды. Моңа карамастан, Дмитриевага килештерелмәгән урам җыены уздыру, полициягә буйсынмау турында беркетмә төзелде. Активистка әлеге ике маддә нигезендә 20 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы бирелде һәм бер мең сум штраф салынды. Соңрак Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Вконтактеда митингка чакыруы өчен Дмитриевага 10 мең сум штраф салды.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә әлеге митингтан соң дистәләгән русияле мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG