Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красноярский краенда хәрби саклагычта шартлау сәбәпле авылларны эвакуациялиләр


Ачинский районындагы хәрби саклагычта шартлау
Ачинский районындагы хәрби саклагычта шартлау

Красноярский краенының Ачинский районында урнашкан хәрби саклагычларда сугыш снарядлары шартлый. Вакыйга урыныннан 20 чакрым радиуста яшәүче халыкны эвакуациялиләр.

Хәрби саклагычлар Ачинский янындагы Каменка авылы янында урнашкан. Baza телеграм-каналы язуынча, анда миналар һәм зенит патроннары сакланган.

ТАСС хәбәр итүенчә, ике кеше яраланган, алар хастаханәгә китерелгән. Янгын сүндерүчеләр шартлау урынына җыела.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шартлау булган урыннан 20 чакрым радиуста яшәгән халыкны эвакуацияләү турында белдерде. Каменка авылына автобуслар җибәрелгән.

Шартлаулардан йортларның тәрәзәләре ватылган.

XS
SM
MD
LG