Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Коммерсантъ": ФСБ сайтларны мәхкәмәләрдән тизрәк томалый алачак


Федераль иминлек хезмәтенең бер оешмасы сайтларны мәхкәмә һәм Роскомнадзордан тизрәк томалау мөмкинлеге алган. Сүз  махсус координация үзәге турында бара, ул киберһөҗүмнәргә каршы көрәш өчен җавап бирәчәк.

Әлеге оешма ".ru/.рф доменнары координация үзәгенә" кергән. Ул домен теркәгечләргә хокук бозучы сайтлар турында белдерә, нәтиҗәдә бу сайтларга керү ябылачак. Бу хакта Коммерсантъ хәбәр итә.

Басма чыганагы искәртүенчә, ФСБ һәм доменнар теркәүчеләр арасында башка оешмалар булмаячак.

".ru/.рф доменнары координация үзәге" вәкиле белдерүенчә, ФСБ оешмасы фишинг ресурсларын, зыян китерә торган програм тэминаты чыганакларын ачыклаячак, ботларның һәм Русия доменнарын кулланып башка һөҗүмнәрнең активлыгын күзәтәчәк.

ФСБның матбугат хезмәте әлеге мәгълүматка аңлатма бирмәде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG